Без булдырабыз

Кунагыбыз — халыкара олимпиада призеры

    

Бүген безнең кунагыбыз — 8А сыйныфы укучысы Җиһаншина Камелия. Ул күптән түгел «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында узган рус теленнән Халыкара олимпиадада призер булды. Ә аңа сорауларны 6 нчы «Б» сыйныфы укучысы Таһирова Дәринә бирә.

Дәринә: Камелия, сине шушы зур җиңүең белән котлыйбыз! Әйдә, иң баштан сорыйм әле: син ни өчен нәкъ менә рус телен сайладың? Бу фән сиңа ни белән якын?

Камелия: Рәхмәт, Дәринә! Мин рус телен бик яратам. Ул минем өчен иң бай, иң матур телләрнең берсе. Анда шундый тирән мәгънә, матур яңгыраш! Рус әдәбиятын укыганда, мин сүзләрнең ничек оста кулланылганына сокланам. Рус теле аша сез дөньяны аңларга, үз фикерләрегезне төгәл һәм матур итеп белдерергә өйрәнәсез.

Дәринә: Олимпиада «Дуслык» комплексында узды. Бу урын турында бераз сөйләп кит әле. Андагы атмосфера нинди иде?

Камелия: «Дуслык» — ул бик матур, табигать кочагындагы урын. Без анда яшәдек тә, укыдык та, ял иттек тә. Олимпиадада Россиянең 15 төбәгеннән һәм 3 СНГ иленнән 180 нән артык бала катнашты. Күз алдыгызга китерегез: 180 бала, барысы да рус телен ярата, барысы да белемгә омтыла. Атмосфера бик дустанә, җылы иде. Без бик тиз уртак тел таптык.

Дәринә: 180 бала... Димәк, көндәшләр күп булган. Бер-берегез белән дуслашып та өлгердегезме?

Камелия: Әйе, бу иң күркәм ягы булгандыр да. Мин анда бик күп яңа дуслар таптым. Без барыбыз да төрле шәһәрләрдән, хәтта төрле илләрдән идек, ләкин рус теле безне берләштерде. Аралашу бик күңелле булды. Без тәҗрибә уртаклаштык, бер-беребезгә ярдәм иттек. Хәзер дә алар белән хәбәрләшеп торабыз. Олимпиада миңа дуслар бүләк итте, дип әйтә алам.

Дәринә: Ә хәзер иң кызыклысы турында сөйлә. Олимпиада ничек узды? Нинди сынаулар аша үтәргә туры килде?

Камелия: Олимпиада ике турдан торды: язма һәм телдән.

Беренче, язма тур, бик җитди иде. Анда без морфология, орфография, синтаксис һәм пунктуация буенча катлаулы биремнәр башкардык. Телнең төзелешен, кагыйдәләрен тирәнтен белү таләп ителде.

Икенче тур — телдән. Бу инде иң дулкынландыргыч өлеше. Биредә без фонетика, лексика, фразеология, стилистика һәм сөйләм культурасы буенча белемнәребезне күрсәттек. Үз фикереңне матур итеп, дөрес итеп әйтә белү, тамашачы алдында чыгыш ясау осталыгы да бәяләнде. Миңа туган тел һәм өйрәнелә торган тел темасы белән билет эләкте. Мин бик шат булдым. Туган татар телем турында, Тукай һәм Җәлил әсәрләре турында, гимназиябез турында сөйләдем. Ике телне: русчаны да, татар телен дә бик яратуым турында белдердем.

Дәринә: Ике тур да авыр булгандыр. Кайсы тур сиңа аеруча дулкынландыргыч тоелды?

Камелия: Әлбәттә, телдән тур. Чөнки анда сине тыңлыйлар, сиңа карыйлар. Кулыңда карандаш та, дәфтәр дә юк — бары тик синең белемең һәм сөйләмең. Әмма мин әзерлекле идем, шуңа куркуымны җиңеп, үземне кулга алдым. Минемчә, нәкъ менә телдән сөйләм осталыгы кешенең телне чын-чынлап белүен күрсәтә.

Дәринә: Камелия, син хәзер тәҗрибәле олимпиадачы. Башка укучыларга, бигрәк тә рус телен яратучыларга, нинди киңәшләр бирер идең? Җиңүгә алып баручы серләрең бармы?

Камелия: Сер түгел ул, ә гади кагыйдәләр, дип уйлыйм. Менә алар:

Күп укыгыз. Рус әдәбиятын төп нөсхәдә укыгыз. Классиканы — Пушкинны, Толстойны, Чеховны. Бу сезнең сүз байлыгын гына түгел, фикерләү рәвешен дә баета.

Кагыйдәләрне генә түгел, телне тоярга өйрәнегез. Тел ул — математика түгел. Мантыйк белән бергә интуиция дә кирәк. Кайвакыт кагыйдәне белмичә дә, сүзнең дөрес язылышын тоярга мөмкин. Бу хискә ия булу өчен күп язарга һәм укырга кирәк.

Сөйләшегез. Тел ул — аралашу коралы. Фикерләрегезне дөрес һәм матур итеп әйтергә өйрәнегез. Сәхнәдән чыгыш ясаудан курыкмагыз. Һәр чыгыш сезне ныгыта, ышаныч өсти.

Хаталардан курыкмагыз. Мин үзем дә бик күп ялгыштым. Әмма һәр хата — ул үсү мөмкинлеге.

Иң мөһиме — телегезне яратыгыз. Әгәр сез рус телен чын күңелдән яратсагыз, ул сезгә үз серләрен мотлак ачачак.

Дәринә: Бик кыйммәтле киңәшләр, Камилия. Тырышып әзерләнсәгез, барысына да ирешеп була икән. Сиңа алдагы укуыңда һәм яңа олимпиадаларда уңышлар телибез! Без синең белән горурланабыз!

Камилия: Зур рәхмәт, Дәринә! Уңышлар барыбызга да кирәк. Тырышыгыз, укыгыз, һәм барысы да килеп чыгачак!