Сабыйга
Әниемә
Иң кадерле кешем минем,
Әнием, син, әнием.
Иртә белән уятасың,
Назлы сүзең, назлы өнең.
Кулларыңнан нур бөркелә,
Пешерәсең тәмле ашлар.
Син булганга, безнең өйдә
Шатлык бер дә таралмас.
Озын гомер, сәламәтлек
Телим сиңа, әнием.
Син — кояшым, син — маягым,
Иң кадерлем, газиз җаным!
---
Китап
Китап — минем дустым,
Ул өйрәтә, сөйли.
Бик еракларга алып китә,
Серле дөнья күрсәтә.
Битләрен ачам гына —
Әкиятләр терелә.
Батырлар, принцессалар
Яныма киләләр.
Дусларым, китап укыгыз,
Белемле булырсыз.
Күп укыган кешеләрдән,
Акыллы, зур булырсыз!
---
Туган як
Туган як — иң матур җир,
Биредә тудым, үстем мин.
Болыннары, урманнары,
Чишмәләре — иң якыны.
Монда кояш яктырак,
Монда һава сафрак.
Туган якны яратудан
Күңелләр дә көчлерәк.
Кайда гына барсам да мин,
Туган якка кайтырмын.
Чөнки монда — нигезем,
Гомерлеккә үз җирем!
Кәримова Азалия, 6б сыйныфы укучысы
Җәйге каникуллар
Сау бул, мәктәп, сау бул, сыйныф,
Ябыла ишек, тына тавыш.
Соңгы кыңгырау да яңгырады,
Тәмамланды уку елыбыз.
Көтеп ала безне хәзер
Ямьле яшел болыннар.
Кояш нуры сибә безгә,
Чакыра урман-кырлар.
Дәфтәр-китап сөеп тордык,
Ял итәргә вакыт җитте.
Туп уйнарбыз, су коенырбыз,
Җәй безне күптән көтте.
Ләкин сезне, кадерле укытучы,
Бер дә онытачак түгелбез.
Көз көне яңа көч белән
Без тагын мәктәпкә килербез!
Сау булыгыз, дусларым,
Очрашканга кадәр.
Шатлык тулы, нур тулы
Җәй килде безгә бүләккә!
Дәүтова Айсулуу, 6б сыйныфы укучысы
Дуслык бәйрәме
Май аеның соңгы көнендә 6б сыйныфында дуслык бәйрәме узды. Укучылар үзләре концерт әзерләделәр: шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, хәтта кечкенә сценка да куйдылар.
Алина белән Камилә «Әгәр дус булсаң» дигән җырны башкардылар. Ә Марат дуслык турында үзе язган шигырен укыды.
Укытучылары аларга:
— Дуслык — ул иң зур байлык. Аны саклагыз, бер-берегезгә ярдәм итегез, — диде.
Бәйрәм ахырында барысы бергә чәй эчтеләр. Бу көн аларның күңелендә озак сакланыр.
Алимов Амаль, 6б сыйныфы укучысы
Батыр малай
Кыш көне иде. Дуслар Алмаз белән Тимур урамда уйныйлар иде. Кинәт алар кар астында кемдер чыелдаганын ишеттеләр. Бу кечкенә бер песи баласы иде. Ул калтырый, суыктан өшеп, әнисеннән аерылып калган иде.
Алмаз шунда ук:
— Аны коткарырга кирәк! — диде.
Малайлар песине өйләренә алып кайттылар. Алмазның әнисе аңа җылы сөт эчертте. Песи баласы җылынып, йоклап китте.
Хәзер ул песи Алмазларда яши. Аңа Батыр дип исем дә куштылар. Чөнки ул чын батыр кебек кыю һәм сабыр булып чыкты. Ә Алмаз белән Тимур үзләрен бик бәхетле хис иттеләр — алар бер җанны коткарып калдылар!
Таһирова Әминә, 6б сыйныфы укучысы
Гаилә сагасы
Ике нәсел, ике тамыр безнең,
Икесе дә — Ватан терәге.
Кайтмады бабай... Калды сугышта,
Саклый хәтер батыр йөрәге.
Өйгә килеп кергәч тә дошман,
Шунда күрсәтте әби ныклыгын.
Калтыраган салкын баз эчендә
Саклап калды ул газиз баласын.
Ә икенче нәсел кызы — Пелагея,
Нибары алты яшьтә иде.
Җилкәсенә төште авыр йөк,
Әмма сынмады ул, түзде, көтте.
«Точмаш» цехы тынгы белмәде,
Җиңү якынлашты һәр көн саен.
Ил тынычлыгын уйлап, бабам станокта
Ватанга булган изге бурычын үтәде.
Зур дулкыннар йотты ярны,
Киттек туган нигездән.
Куйдык исем «Матюшинский» урамына,
Онытылмас туган ил сүзе.
Кулында балчык, кулында буяу,
Карап торам мин бабам эшенә.
Алар салган нигез ташларына
Мин шәһәрләр төзим киләчәккә.
Эш төшкәнче кулга балта,
Яңгыраганчы күңелдән моң,
Без әле дә шул ук баһадирлар,
Дәвам итә безнең гаилә йолаларын.
Тынычлык кошы безнең бакчада,
Шакылдый тыныч кына сәгать.
Дәвам итә нәсел, тере хәтер,
Буыннар чылбырын өзмичә.
Богатырёва Елизавета, 6б сыйныфы укучысы