Гимназия тормышыннан
Изгелек ярминкәсе
15 нче майда гимназиябездә һәркем көтеп алган традицион Изгелек ярминкәсе узды. Бу көнне мәктәп ишегалды чын базар мәйданына әверелде: өстәлләр төрле печенье, торт, коймак, эремчек, кулдан эшләнгән сувенирлар, укучылар үзләре әзерләгән рәсемнәр һәм башка күңелле әйберләр белән тулып тора иде.
Изгелек ярминкәсе – гимназиядә елдан-ел үткәрелә торган матур гамәл. Аның максаты – бары тик акча җыю гына түгел, ә бер-береңә ярдәм итү, шәфкатьлелек, миһербанлык кебек олы сыйфатларны үстерү. Быелгы ярминкә дә кагыйдәдән читләшмәде.
Чарада гимназия укучылары, укытучылары һәм барлык хезмәткәрләр актив катнашты. Һәр сыйныф үз өстәлен матурлап бизәде, тәмле ризыклар пешереп китерде, хәтта күптән түгел генә өйрәнгән рецептлары белән дә уртаклашты.
Барлык җыелган акча гимназиябез укучысына авырудан соң тернәкләнү өчен тапшырылачак. Укучыбыз хәзер реабилитация үтә, без аның тизрәк савыгып, яңа көч белән укуга кайтуын телибез.
Ярминкә уңышына үз өлешен керткән һәркемгә: оештыручыларга, катнашучыларга, сатып алучыларга, шулай ук бәйрәмне матурларга, ризыклар пешерергә, өстәлләрне җыярга булышкан һәркемгә – изге күңелле булганыгыз өчен рәхмәт!
Традиция дәвамлы булсын!