Сердәш

Ничек ялгышмаска?

       Мин 11 нче сыйныфта укыйм. Март ае җитте инде! Ә мин кайсы уку йортына керәсемне, кайсы һөнәрне сайлыйсымны төгәл белмим. Сыйныфташларым барысы да кайсы һөнәри өлкәдә хезмәт куячакларын билгеләделәр. Әти-әнием минем табиб яки инженер булуымны тели. Миңа дизайнер-модельер һөнәре ошый.

       Кайсы һөнәрне сайларга дигән сорауга җавапны Интернетта да эзләдем, 2030 елларда кайсы һөнәрләргә ихтыяҗ булыр икән дип кызыксына башладым. Хәзерге вакытта иң актуаль һәм кирәкле һөнәрләр табиб, фармацевт, инженер һәм менеджер икән. Ә менә 2030 елларда бөтенләй яңа һөнәрләр актуль булачак. Алар исемлегендә IT-биолог, биоэтик, генетик консультант, экоаналитик, дирижабль проектлары төзүче, игропрактик бар. Хәзерге вакытта да бар бу һөнәрләрне башкаручылар, ләкин бу юнәлештә эшләүчеләр саны бер-ике генә кеше.

   Нишләргә?! Күңелемә ошаган һөнәрне сайларгамы?! Әти-әни сүзен тыңларгамы?

Исемем сер булып калсын

Яшьтәшләр һәм өлкәннәр җавабы

     Һөнәр сайлау – җаваплы эш, чөнки һәркемнең киләчәге сайланган һөнәре белән бәйле. Һөнәр ул – яшәү чыганагы. Иң элек яхшылап уйла әле? Бу һөнәрне сайлагач, син кайда эшли аласың? Тормышыңа файдалымы ул? Хезмәт хакы күпме? Сиңа хезмәтең рухи канәгатьлек бирәчәкме? Эшеңне яратып башкарырсыңмы? Хезмәттән тәм табарга да кирәк бит! Әти-әниең, укытучыларың белән кабат сөйләшеп, профориентация тестлары узып кара әле.  Алар – синең иң якын кешеләрең!