Каурый каләм
Җиңүнең 81 еллыгына
Тугансыз калдырдың син, сугыш
Апас районы Түбән Барыш авылында яшәгән әнием Рушаниягә багышлана
Сугыш сүзе һәр кешегә үзенчә тәэсир итәдер. Әйе, караңгы төсләр, ачлык, күз яше, каты бәрелешләр, фронттан үлем турындагы хат килү һ.б. Ничек кенә булмасын, болар - бәхетсезлек.
Сугыш илгә ачлык-ялангачлык китерде. Шөкер, илебез 75 ел эчендә алга киткән илләр рәтенә күтәрелде. Вакыт ачлыкны да, ялангачлыкны да җиңде.Тик күңелгә салган җәрәхәт бетмәде, юкка чыкмады.
Мин - 41нче ел баласы. Сугыш мине әтинең йөзен күрүдән дә мәхрүм итте. Әни карынындагы дүрт айлык яралгы вакытымда мин әти белән саубуллашканмын. Юк! Саубуллашмаганмын, ә мәңгегә хушлашканмын. Ә кырык бернең көзендә бу дөньяга аваз салгач, минем тууыма сөенеп караучы әнием янәшәсендә син булмадың, әтием. Сугыш сине ул вакытта еракларга өертеп алып китте. Алып китте дә мәңгегә юк итте.
Сөюдән яралган
Иң тәүге баланы көткәндә,
Кәккүкләр башканы юраган.
Сөюләр - мәңгелек,
Аермас вакытлар,
Дип биргән вәгъдәне
Язмышлар каргаган.
Сугыш, син минем язмышыма ятимлек язгансың. Мин дөньяга килгәндә, әтием, бәлки, канлы сугыш кырында үлем белән көрәшкәндер. Бәлки аның җаны миңа күчкәндер?!
Сугыш дәвамында без әни белән өметтән аерылмадык. Шул өмет барысын да җиңәргә ярдәм итте: ялгызлыкны да, ачлыкны да. Учакка утын ыргытсаң, ул озаграк яна. Безнең өметкә очкын өстәлмәде. Фронттан без, әти, синең бер хатыңны да алмадык. Йөрәген учына йомарлап түзгәндер, әни бәгырем.
Көзге төннәрдә, салкын кышларда, пычрак язларда, яшенле җәйләрдә аның күңелен син җылыткансыңдыр, әти.
Әтинең нинди булуы минем хыялымда гына яши. Ул матур да, көчле дә, акыллы да. Ул дөньяда иң яхшы кешедер сыман. Күрше кызының әтисе сугыштан кайткач, мин шыпырт кына капка ярыгыннан аны күзәттем. Шундый була микән ул әти?!
Башкалар өй тулы, туганлы.
Безнең өй һаман тын, һаман буш.
Кайда соң сеңелем һәм энем?!
Тугансыз калдырдың син, сугыш.
Каһәрлим мин сине, әй сугыш!
Мәхрүмнәр итең бит син мине
Ваемсыз балалык чорымнан.
Уенчык тотасы кулларга
Син сәнәк һәм көрәк тоттырдың.
Әти алдында иркәләнеп утырырга, теләгән уенчыкны алырга, уеннан иптәшләр белән ачуланышып кайткач, рәхәтләнеп зарланырга миңа насыйп булмады. Боларның барысыннан син мәхрүм иттең, и сугыш!
Әтиле кешеләр янында
Мескен бер ятимә калдырдың.
Бишәүләп утырган күршеләр
Җилләрдәй чаналар оча гына.
Ә безне тугансыз калдырып,
Канатсыз кош итеп ыргыттың
Аяусыз язмышлар кочагына.
Сугыш! Нәләт төшсен сиңа! Мин дөньяга килгәннән бирле тугансыз булдым. Тугансыз булу балачакта да авыр, ә олыгайгач тагын да авыррак.
Сугыш! Якты дөньяларга туасы минем энем һәм сеңелләремнең гомерен будың. Син безнең өйнең нурын алдың. Син күпме йортларны балалар тавышыннан мәхрүм иттең.
Сугыш! Син мине тугансыз калдырдың. Син мине назларсыз калдырдың.
Син мине сер сөйләр, сер сыяр, иң якын кешесез калдырдың...
Эльмира Хөснетдинова