Файдалы киңәшләр

Яз җитә, имтиханнар якынлаша

 Тиздән чыгарылыш укучылары  алдында бик тә җаваплы мәсьәлә - бердәм дәүләт имтиханы бирү тора. Шуны күздә тотып, бүген без сезгә киңәшләр бирергә булдык, кем белә, бәлки, файдасы да тиеп куяр әле. Беренчедән: мәгълүматларны истә калдырыр өчен хәтерең бик яхшы булырга тиеш. Ә хәтерне яхшырту өчен көн дә берәр телефон номерын, адресны истә калдырып, кичен аны исеңә төшер. Күңелдән генә саннарны алып кушып кара. Мәгълүматны төне буе ятлап утыру бөтенләй кирәксез эш. Кичтән бер кат күз йөгертеп кенә чыгып, тыныч күңел белән ятып йокла. Иртә белән бер-ике сәгатькә иртәрәк торып, тагын бер кат караштырып чыгу уңышлырак булыр. Чөнки иртән баш мие ял иткән була һәм мәгълүматны яхшырак кабул итә.

Инде хәтерне яхшыртырга ярдәм итүче ризыкларны да санап китик. Имтиханга әзерләнгәндә, ашар алдыннан ярты стакан шалфей төнәтмәсе эчеп куегыз. Аның составындагы эфир майлары хәтерне  яхшырта. Нарат, лимон, канәфер исләре дә шундый ук эффектка ия. Шулай ук банан ашау да уңай тәэсир итәр. Чама белән шоколад, шикәр, торт ише баллы әйберләр ашап кую да файдалы. 

Стресс — төрле экстремаль ситуацияләр аркасында барлыкка килгән билгеле бер психик халәт. Бер яктан карасак, стресс кешегә этәргеч биреп, уңай яктан тәэсир итәргә, икенче яктан — кешенең рухи халәтенә начар йогынты ясарга мөмкин.

Имтиханнарга әзерләнгәндә стресска ничек бирелмәскә дигәндә, баланың әлеге сынауларны ничек кабул итүен ачыкларга кирәк. Баш миенең эшчәнлеге турында сөйләсәк, монда дөрес төзелгән нейропсихологик каркас һәм ресурсларны дөрес итеп бүлү — нерв системасы тотрыклылыгының нигезе.

Шулай итеп, төшенкелеккә бирелмәс өчен нишләргә? Моның өчен дүрт кагыйдәне үтәү зарур. Беренче чиратта, бик нык арганчы укырга кирәкми. Әзерләнер өчен 9-11 сыйныф укучыларына 40-50 минут вакыт кулай санала. 15-20 минутлык тәнәфесләр дә үткәреп алырга онытмаска кирәк. Ял иткәндә телефоннар һәм башка гаджетлар кулланмау хәерлерәк. Чөнки бу очракта баш мие ял итми, киресенчә, экрандагы визуаль мәгълүматны кабул итеп арый гына.

Икенчедән, йоклау графигын дөрес төзергә кирәк. Кичке унбердән дә калмыйча ятып йокларга киңәш ителә. Иң яхшысы - кичке тугыз. Төнге уникедән дә калырга ярамый, бу вакытка кадәр баш мие ял итәргә, ә нерв системасы торгызылырга тиеш. Әлеге процесслар дөрес һәм тиешенчә барганда гына, баланың хәтере дә яхшы була, игътибары да арта, мәгълүмат та җиңелрәк үзләштерелә. Шуңа күрә йокыга аеруча игътибар итәргә кирәк.

Өченчедән, балансланган дөрес туклану. Бу коры-сарылы туклану түгел, ә баш мие, тән эшчәнлеге өчен кирәкле барлык элементлар да булган продуктлар куллану.

Кислород балансы турында да онытырга ярамый. Башка кислород кирәкле дәрәҗәдә килмәсә, баш миенең эшчәнлеге түбәнәя. Барысы да яхшы булсын өчен, һәр көнне күнегүләр ясарга кирәк. Сулыш өчен күнегүләр, кан әйләнешен яхшырту өчен контраст душ, урамда саф һавада йөреп керү — болар барысы да организмда кислород балансын тәэмин итәргә булыша. Шушы гадәти кагыйдәләр ярдәмендә сәламәт нейропсихологик каркас төзелә.

Әмма бу кагыйдәләрне ике атна үтәп кенә сиңа стресс кагылмый дигән сүз түгел. Ике атна эчендә яхшы нәтиҗәләргә ирешү мөмкин түгел. Әлеге барлык кагыйдәләрне көндәлек режимның, тормышның бер өлеше итәргә кирәк. Шул вакытта, чыннан да, дөрес нейропсихологик каркас төзелә. Нерв системасы какшамас булса, стрессны тиз арада җиңәргә, яисә аңа бөтенләй бирешмәскә мөмкин булачак.

Ел әйләнәсендә дәрес калдырмый, бирелгән биремнәрне төгәл үтәп, тырышып укысаң, барысы да шәп булыр!