Яңалыклар
Иҗади җиңүләр
- «Замандаш» театр коллективы (җит. Әхмәдуллина Г.Ш.) «Скачет конь — поёт душа!» Халыкара казак мәдәнияте конкурс-фестивалендә 1нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
- 5А сыйныфы укучысы Гайнуллин Әмир (җит. Хөснетдинова Э.Р.) «Йөрәкләрдә, уебызда, телебездә Г. Тукай мәңгелек» шәһәркүләм шигырь укучылар бәйгесенең «Авторлык әсәре» номинациясендә 1нче урын яулады.
- 8А сыйныфы укучысы Җиһаншина Камелия (җит. Шафикова Ч.А.) Россиянең 15 төбәгеннән һәм СНГ илләреннән 180 укучы катнашкан рус теленнән Халыкара олимпиадада призер булды.
- 10А сыйныфы укучысы Мамедова Диана (җит. Корбанова З.Р.) «Көмеш каләм» Бөтенроссия иншалар бәйгесендә 1нче дәрәҗә диплом яулады һәм үз мәдәниятең турында иң яхшы инша конкурсының төбәк этабында җиңүче булды, шул ук бәйгедә Азизов Кәрим 3нче урын алды. Җиңүчеләребез Татарстанны конкурсның йомгаклау этабында тәкъдим итәчәк!
- 6Б сыйныфы укучысы Богатырева Елизавета «Минем шәҗәрәм» республика конкурсының шәһәр этабында җиңүче булды.
Җиңү көне: хәтерлибез һәм горурланабыз
- Май ае гимназиядә Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек билгесе астында узды.
- «Медиа һәм коммуникация» юнәлеше активистлары тынычлык символы булган күгәрченнәрдән композицияләр төзеп, мәктәпне бизәделәр.
- Гимназия «Җиңү тәрәзәләре» Бөтенроссия акциясенә кушылды. 3А, 3Б, 3В, 5А, 5Б, 6А һәм 8А сыйныфлары укучылары кабинет тәрәзәләрен георгий тасмалары, йолдызлар, канәфер чәчәкләре һәм бәйрәм котлаулары белән бизәде.
- 6 нчы май көнне 5А, 5Б һәм 6Б сыйныфлары Казан төгәл машиналар төзү заводы һәйкәле янындагы митингта, ә 9Б сыйныфы Җиңү паркында «Җиңү вальсы» акциясендә катнашты.
- 7 нче май көнне 8Б сыйныфы (җит. Мостафина Ф.Ш.) «Хәтер вахтасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
- 8 нче май көнне уку көне Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм радиоэфиры белән башланып китте.
- 9 Май алдыннан гимназиядә «Үлемсез полк: Геройлар безнең янәшәдә» акциясе узды. Укучылар бабаларының портретларын алып килде, шигырьләр һәм җырлар яңгырады, ә акция кульминациясе итеп гимназия тирәли «Үлемсез полк» йөреше оештырылды.
- 13 нче май көнне 3А сыйныфы «Җиңүнең көче — халыклар бердәмлегендә» акциясенә кушылып, ветераннарга рәхмәт сүзләре һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга теләкләр язылган Россия байрагы рәвешендәге арт-объект иҗат итте.
Мәдәният, спорт һәм изгелекле эшләр
- 13 нче май көнне 5А сыйныфы (җит. Хөснетдинова Э.Р.) уникаль осталык үзәгендә булып, бизәкләп туку, чигү, чүлмәк ясау һәм лозадан үрү сәнгате белән танышты.
- 14 нче май көнне егетләребезнең командасы «Максат» манежында узган «Мәктәп футбол лигасы» турнирында катнашты.
- 15 нче май көнне гимназиядә традицион Изгелек ярминкәсе узды. Җыелган барлык акча гимназия укучысының авырудан соң тернәкләнүенә юнәлдереләчәк. Һәр катнашучыга олы рәхмәтебезне белдерәбез!
- 16 ны май көнне 7Б сыйныфы Волейбол үзәгендә Татарстан Республикасы Мәктәп волейбол лигасы турнирын тамаша кылды.
- 18 нче май көнне, Халыкара музейлар көнендә, укучылар «Хранители времени» Бөтенроссия акциясендә катнашып, мәктәп музее буенча видеоэкскурсияләр төшерде.
- 19 нчы май көнне 4А сыйныфы (җит. Зәрбиева А.М.) ЮХИДИ музеенда булды.
- 20 нче май көнне 3В сыйныфы өчен Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган «Буквица» дигән иҗади мастер-класс үткәрелде.
- 21 нче май көнне 1Б һәм 2А сыйныфлары «Әкият» курчак театрында әкиятләр карады.
Соңгы кыңгыраулар һәм ел йомгаклары
- 20 нче май көнне гимназия ишегалдында «Гимназистларны данлау көне» бәйрәме узды. Өлгер укучылар, олимпиада призерлары, иң яхшы спортчылар, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары һәм иң күп китап укучы сыйныфлар бүләкләнде. Бәйрәм гимназия Гимны белән тәмамланды.
- 22 нче май көнне 4 сыйныфларның чыгарылыш кичәсе узды. Укучылар башлангыч мәктәп белән саубуллашып, директордан һәм сыйныф җитәкчеләреннән матур теләкләр ишетте.
- 26 нчы май көнне 9 һәм 11 сыйныфлар өчен Соңгы кыңгырау яңгырады. Чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнар һәм яңа тормыш этабы көтә. Барыгызга да уңышлар, үз-үзегезгә ышаныч һәм хыялларыгызга таба кыю адымнар телибез!