Уку дәрьясында
Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнү

Хәзерге вакытта гимназия укучылары өчен иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – Бердәм дәүләт имтиханнарына (БДИ) нәтиҗәле әзерләнү. Түбәндәге киңәшләр сезгә имтиханнарны уңышлы тапшырырга ярдәм итәр:
1. БДИ биремнәре тупланган җыентыклардагы биремнәр белән алдан танышып чыгыгыз. Бу сезгә имтихан структурасын аңларга һәм кабатлау планын төзергә ярдәм итә.
2. Материалны ятлап чыгарга кирәк түгел, ә аның иң мөһим моментларын истә калдырырга, мәгънәсенә һәм логикасына төшенергә тырышыгыз. Кыска схематик язмалар, таблицалар һәм планнар куллану – материалны тизрәк үзләштерергә ярдәм итүче ысуллар.
3. Имтиханда вакытны дөрес бүлә белү бик мөһим. Беренче чиратта, җиңелрәк сорауларны эшләп бетерегез, аннары кыенрак биремнәргә күчегез. Әгәр сорау бик авыр булса, аңа күп вакыт сарыф итмәгез – кире кайтырга мөмкин.
4. Берничә сәгать буе өзлексез дәвам иткән әзерлек процессы ару-талчыгудан башка нәтиҗә бирмәячәк. Шуңа күрә:
· һәр 30 минут саен 2–3 минутлык тәнәфес ясагыз;
· 2 сәгать шөгыльләнгәч, 20–30 минут ял итегез (физик хәрәкәт яки күзләр өчен күнегүләр).
5. Киеренке акыл эшчәнлеге чорында туклану туклыклы һәм витаминнарга бай булырга тиеш.
· Баш мие эшчәнлеген яхшырта торган ризыклар: балык, эремчек, чикләвек, өрек, какао, шоколад.
· Ә менә кофе, каты чәй киеренке хәлдәге нерв системасын тагын да ныграк кузгата. Алардан имтиханнар алдыннан баш тарту яхшырак.
6. Имтихан алдыннан кич: саф һавада 10–15 минут йөрегез, коенып чыгыгыз һәм вакытында йокларга ятыгыз (иң азы 8 сәгать). Йокы режимын бозмаска тырышыгыз.
7. Дулкынлану – табигый хәл. Ләкин артык дулкынлану иң җаваплы мизгелдә каушап-югалуыбызга сәбәп була. Моны булдырмас өчен:
· имтихан алдыннан тынычланып, тирән сулыш алыгыз;
· үзегезгә «мин әзер, мин булдыра алам» дигән фикерне кабатлагыз;
· иң начары – сез «бик начар» билгесе алсагыз да, дөнья бетми, бүтән мөмкинлекләр кала.
8. Онытмагыз: имтиханга барганда паспорт һәм ике данә гельлы ручка (кара төстәге) алырга кирәк. Ручкаларның язуын алдан тикшерегез. Шулай ук су эчү һәм шоколад алу рөхсәт ителгән очракларда, аларны да әзерләп куегыз.
Өстәмә киңәш: имтихан көнне иртәнге ашны җиңел, ләкин туклыклы итеп ашагыз (ботка, йомырка, чәй). Ач йөрү хәтер эшчәнлеген киметә.
Киңәшләрне 5б сыйныфы укучылары әзерләделәр