Һөнәр сайлаганда

Укытучы – олы юл башым, күзләремне ачкан кояшым

Укытучы һөнәре – авыр да, мәшәкатьле дә, җаваплы да хезмәт. Никадәр тырышлык, сабырлык сорый! Укытучы гына укучысының шатлыгын да, борчуын да үз йөрәге аша үткәрә, чөнки аның йөрәге – иң олысы, күңеле – иң җылысы. Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә, уңышларның башында укытучы торганлыгын һәркем таный. Әйе, нәкъ менә алар кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керә.

Мин – укытучы. Үземә белем биргән мөгаллимнәрнең эшен дәвам итүче. Еш кына укучыларым миңа: «Апа, ни өчен укытучы һөнәрен сайладыгыз?» – дигән сорауны бирәләр, кайберәүләр исә: «Бүген яңадан яшьлегегезгә кайтсагыз, бу һөнәрне сайлар идегезме?» – дип тә өстиләр. Олы хөрмәткә лаек бу һөнәр мине балачактан ук үзенә җәлеп итте.

Мин – физика укытучысы. Физика бик кызыклы һәм мавыктыргыч, шулай ук бик катлаулы фән.

Борынгы бер акыл иясе: «Бала – тутырырга тиешле буш савыт кына түгел, ә кабыначак ялкын», – дип язган. Заман мәктәп һәм укытучылар алдына зур таләпләр куя. Бүгенге мәктәп укучысы кулына өлгергәнлек аттестаты алганда, көндәшлеккә әзер, заманча технологияләр, тирән белем белән коралланган, һәрьяклап камил шәхес булып өлгерергә тиеш. Димәк, укучы дәрестә пассив тыңлаучы, әзер белемне кабул итүче генә түгел, ә аны үзе кызыксынып эзләп алучы, алган белемне гамәли куллана алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Әлбәттә, бу шартларда мөгаллимнең эш юнәлеше үзгәрә: ул – әзер белемне бирүче генә түгел, ә белемгә этәргеч бирүче остаз булырга тиеш.

Атаклы педагог К. Д. Ушинский: «Укытучы һәрвакыт укыганда гына укытучы булып кала», – дип язган. Үз фәнем буенча югары нәтиҗәләргә ирешү өчен, информацион-коммуникацион, үстерүче укыту технологияләрен кулланам, җанлы да, заманча да дәресләр үткәрергә омтылам.

Укытучы булу миңа бик ошый. Балалар белән эшләү – зур бәхет. Алар гына риясыз ярата, шул яратулары белән укытучыга канат куя, илһамландыра, ышаныч тудыра ала. Мин укучыларым белән һәр көнне очрашуны көтәм, әзерләнәм, аралашу өчен тиешле сүзләр сайлыйм. Һәр дәресемә беренче тапкыр кергән кебек әзерләнәм, беренче тапкыр дәрес биргән кебек дулкынланам. Минем өчен һәр дәрес, һәр укучы хәзинә кебек кадерле. Укучылар белән аралашу миңа чиксез шатлык, рәхәтлек китерә, чөнки мин аларга кирәк, алар миңа кирәк.

Һәр укытучының йөрәгендә – укучыларга мәхәббәт. Ә сез, укучылар, бу мәхәббәтне кадерләгез. Остазларыгызга рәхмәтле булыгыз, алар сезнең белем дәрьясында йөзәргә ярдәм иткән якты маяклардыр.

5в сыйныф җитәкчесе