Ял иткән арада
Халкым җәүһәрләре
Мәкаль әйтеш
Балалар түгәрәкләнеп утыралар. Берәүнең кулында төйнәлгән кулъяулык була. Ул алар алдына чыгып баса да әйтә:
— Мин мәкаль әйтүче булам. Мәкальнең беренче яртысы минем телемдә, икенче яртысы шушы төендә. Хәзер мин, сезгә бер мәкальнең яртысын әйтеп, бу яулыкны кайсыгызга булса да ыргытырмын да, «бер, ике, өч...» дип, алтыга хәтле санармын. Мин шулай санаганчы, яулык тигән кеше тиз генә шул мәкальнең икенче яртысын әйтеп өлгерергә тиеш. Әйтә алган кеше мәкаль төенен чишкән дип санала, әйтә алмаучыга җәза бирелә.
Шулай ди дә, уен башлана. Әйтик, уртадагы бала: «Ни чәчсәң, ...» — дип, яулыгын берәүгә ыргыта. Яулык тигәне аңа: «Шуны урырсың» -дип җавап бирә. Тагын моңа мисаллар:
Ыргытучы: Кем эшләми, ...
Яулык тигәне: шул ашамый.
Ыргытучы: Какма кеше капкасын, ...
Яулык тигәне: үз капкаңны кагарлар.
Ыргытучы: Ачтан үлсәң дә, ...
Яулык тигәне: ата-анаңны ташлама.
Ыргытучы: Ачы булсаң, тоздай бул, ...
Яулык тигәне: татлы булсаң, балдай бул.
Ыргытучы: Бер тиенлек куян, ...
Яулык тигәне: ун тиенлек зыян.
Ыргытучы: Берәү туеп сикерә, ...
Яулык тигәне: берәү туңып сикерә.
Ыргытучы: Ашаганда колагың селкенсен, ...
Яулык тигәне: эшләгәндә йөрәгең җилкенсен һ.б.
Ыргытучы алтыга хәтле санаганчы җавап таба алмаган кешегә җәза бирәләр. Яулыкны алган соңгы кеше, тагын берәр мәкальнең беренче яртысын әйтеп, яулыгын икенче кешегә ыргыта. Уен шулай дәвам итә.
Ак, димә, кара, димә...
Уенның максаты: балаларның уйлау сәләтен үстерү, аларда игътибарлылык, тапкырлык сыйфатлары тәрбияләү.
Балалар тезелеп утыралар. Санамыш ярдәмендә сорау бирүче билгеләнә. Ул балаларга төрле сораулар бирә. Аңа җавап бирүче «ак», «кара», «әйе», «юк» димәскә тиеш. Башны түбән ияргә һәм көләргә дә ярамый. Сорау алучы, бер баланың каршына басып, әйтергә ярамаган сүзләрне әйттерү өчен, юри сораулар бирә:
— Синең күлмәгең нинди, акмы?
— Кызыл.
— Синең аягыңда туфлимы?
— Итекләр.
— Сөтнең төсе нинди? һ. б.
Әгәр бала, ялгышып, әйтергә ярамаган сүзләрнең берәрсен әйтсә, йә булмаса башын исә, яки көлеп җибәрсә, ул бала сорау алучы була. Уенның кагыйдәсен шигырь юллары белән әйтеп, уенны дәвам итә:
«Ак», димә, «кара», димә,
Башыңны түбән имә.
«Әйе», димә, «юк», димә,
Көлмә, елмайма.
Искәрмә: без кечкенә чагында бу уенны ике кеше уйный идек. Шигырьне әйткәндә соңгы ике юлында берәр нинди сорау бирелә һәм шул сорауны ачыклый-ачыклый әйтергә ярмаган сүзләрне әйттерергә тырыша идек:
Әйе-юкны әйтмәскә,
Ак-карага тимәскә,
Өч миллион акчаң булса
Нишләр идең?
Чүлмәк сатыш
Балалар җиргә «чүлмәк» булып түгәрәкләнеп утыралар.
Артларына һәрберсенең «хуҗа»сы баса.
Берәү чүлмәк алучы була һәм:
— Чүлмәк сатасыңмы?— дип сорый.
Хуҗа:
— Сатмыйм, каймак саласым бар,— ди. Яки:
— Мин китсәм, каймагымны урлыйлар,— ди.
Шул рәвешле сөйләшкәндә, хуҗалар, «чүлмәк»ләрен җиң чабулары белән каплап торалар. Сүзгә мавыгып торганда, алучы «чүлмәк»нең баш киемен, яулыгын сыдырып ала да:
«Ачык авызларның каймагын шулай итәләр»,— дип, икенче хуҗага килә . Йөгереп-йөгереп берсе дә сатмагач, яңадан баштагы хуҗага дәшә:
— Чүлмәгеңне сатасыңмы инде?
— Сатам.
— Күпмегә сатасың?
— Өчкә,— дисә, өч мәртәбә (күпме әйтсә, шулкадәр) кул сугышалар. Сатучы белән алучы ничәгә килешсәләр, түгәрәк тышыннан кара-каршы шулхәтле чабышалар . Кем алдан килсә, чүлмәк шуныкы була, аның артына баса. Артта калучы чүлмәк алучыга әйләнә. Уен шулай дәвам итә.
Уеннарны 8а сыйныфы укучылары туплады