Декабрь 2022 ел

2023 нче ел  Куян елы килә!

         Чыршы бизәү турында мәгълүмат XVII гасырга карый. Төрле кәгазьдән ясалган алмалар, печенье һәм мишуралар беренче уенчыклар булган. Ә Россиядә чыршыны XIX гасырда да, XX гасыр башында да бик яратып бизәгәннәр. Әмма 1918елда бу гадәт тыела, чыршы бизәү гадәте 1935 елда кире кайта.

  Хәзерге вакытта Яңа ел бәйрәмен үткәрү күркәм гадәтләрнең берсе.  Һәр гаилә матур итеп чыршы бизи, чыршы төрле-төрле утлар белән матурлана.Туганнар, дуслар, гаиләң белән Яңа елны каршылау  - үзе бер рәхәт бит ул.

Яңа елга бәйле кызыклы мәгълүматлар

Борынгы заманда кешеләр Кыш бабайдан бүләк көтмәгәннәр, ә үзләре әзерләгәннәр. Алар , шулай итеп, төрле рухларны сөендерәбез дип уйлагаганнар.

Россиядә Пенсия фонды  Кыш бабайга “Әкият хезмәте ветераны” исемен тапшырган.

Чыршы уенчыклары бер гасыр элек барлыкка килгән. Алар алма уңышы начар булган елны кулланылышка кергәннәр.Чыршыга эләргә алма булмагач, пыяла шарлар элгәннәр.

1699 нчы елның 31 нче декабрендә  Петр I Кызыл мәйданда беренче тапкыр  күккә ракета  аткан.

18 нче гыйнвар – Кар бабайның туган көне.