Ноябрь 2022 ел

Татарстан Конституциясе көне

6 ноябрь – Татарстан Конституциясе көне. Конституция – илнең төп законы. Ул иң югары юридик көчкә ия. Татарстан Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителә һәм 30 ноябрьдә гамәлгә керә. Бу көн - тарихта  дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. 21 мартта Татарстан халкы республиканың мөстәкыйль статусын хуплап, Референдумда тавыш бирде.  19 нчы июнендә беренче тапкыр Казанда Бөтендөнья татар конгрессының беренче җыены ачылды. Тел, халык, милләт тормышы белән бәйле проектлар тормышка ашырыла, яңалары барлыкка килә.

Татарстан Республикасы Конституциясе законы нигезендә  илебездә дәүләт символлары да раслана. Герб - һәр дәүләтнең төп символы, аның эмблемасы. Ул байракларда, мөһерләрдә, акчаларда, документларның (паспорт) бланкларында төшерелә. Дәүләт гербында ак барс сурәтләнгән.  Аның башы  яшәгән халыкларының бердәмлеген символлаштыра. Барсның тәпие - дәүләтне саклаучы һәм аның бердәмлеген тәэмин итүче куәтле хакимият билгеләре. Канатлары изгелекнең  явызлыкны җиңүе, халыкның  үз азатлыгын һәм бәйсезлеген якларга әзер тору символы.

Һәр дәүләтнең аерымлык билгесе, аның азатлыгы, бәйсезлеге һәм мөстәкыйльлеге символы - Дәүләт байрагы. Татарстан байрагы  яшел, ак, кызыл төсләрдәге өч горизонталь буйдан тора. Дәүләт флагы илебезнең хакимият  һәм идарә органнары, илчелек биналары өстендә җилферди. Аны дәүләт бәйрәмнәре, тантаналы чаралар вакытында  да эләлә.тСпорт уеннары вакытында стадионда да күрәбез. Флаг - изге әйбер, һәм без аңа хөрмәт, ихтирам белән карарга тиешбез.

Халилова Арина,

9а сыйныфы укучысы