Октябрь 2022 ел

ҺӨНӘРИ   БӘЙРӘМЕГЕЗ  БЕЛӘН   СЕЗНЕ, 

ХӨРМӘТЛЕ УКЫТУЧЫЛАРЫБЫЗ!

       Октябрьнең бише көнне, ел саен илебездә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Әлеге күркәм бәйрәм белән хөрмәтле мөгәллимнәребезне чын күңелдән котлыйбыз. 

     Ни өчен бу бәйрәмне бөтен дөнья яратып һәм хөрмәт итеп көтеп ала? Чөнки җирдә яшәүче һәр кешенең кайчан да булса укытучысы булган. һәр кеше зур тормыш юлын беренче дәрестән башлый, анда беренче укытучы киләчәктә нәрсә булачагын сөйли.

     Чын укытучы - балаларына фән өйрәтүче кеше генә түгел, ул үзе — әхлакый һәм рухи мәгънәдә үрнәк. Лаеклы яшь буынны тәрбияләү - һәр укытучының тормыш максаты. Чын укытучы белем бирүче кеше генә түгел, ул үзен балаларга тулысынча биргән кеше. Олыгайгач кына без кайбер укытучыларның безнең хәтердә һәм тормышта мәңгегә калуларын аңлыйбыз, икенчеләре онытыла, хәтердән юыла. Укытучылар эшләгән бар нәрсә дә чын күңелдән танылуга һәм рәхмәткә лаек.

      Укытучылар үзләренең матур һәм иң игелекле һөнәри бәйрәмнәрендә хәзерге һәм элеккеге укучыларыннан котлаулар кабул итәләр. Бу көн яхшы кәеф, бәйрәм атмосферасы, котлаулар һәм чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр белән тулган. 

      Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр, гимназиябездә эшләүче барлык хезмәткәрләр! Сезнең барыгызныда укытучылар көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Авыр әммә җаваплы һәм мактаулы  эшегездә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, иксез-чиксез сабырлык, гаилә бәхете телибез. Һәр таңны сау – сәламәт каршылагыз, һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен.

Закирова Ильвина,

10 нчы а сыйныфы укучысы