Сентябрь 2022 ел

Белем бәйрәме... Бу көн – тәүге тапкыр кыңгырау тавышын ишетүче беренче сыйныф укучылары, бер елга олыгаеп килгән шәкертләр, аларны колач җәеп каршы алучы мөгаллимнәр, сөенеп һәм борчылып балаларын  озатып калган әти-әниләр өчен зур бәйрәм. 1 нче сентябрьдә, иң истәлекле һәм дулкынландыргыч көннәрнең берсендә, бик күпләр өчен тормышның яңа сәхифәсе, танып-белү, иҗади уңышлар чоры башлана.

Беренче сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Шулай да андый иртәләрнең һәрберсе күңелгә кояш нуры булып иңә. Ничек шулай булмасын! Белем иле юлыннан беренче адымын ясый бит бала, киләчәгенә юл яра! Ул матур итеп киенгән, бер кулында — портфель, икенчесендә — чәчәкләр. Күңелендә — бәйрәм. Нәни  кулларына матур чәчәк бәйләмнәре тотып, 1 нче сыйныфка укырга килә. 

Ә 11 нче сыйныф укучылары өчен бу көнне соңгы тапкыр беренче кыңгырау чылтырый. Киләчәктә аларны имтиханнар һәм сынаулар көтә.

Безнең гимназиядә дә, белем бәйрәме уңаеннан, тантаналы линейка узды. Тантанабызның мөхтәрәм кунагы – Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министырлыгы,  белем бирү процессының  фәнни методик секторы җитәкчесе – Гарифуллина Ләйсән Атласовна иде. Ул укытучыларны, укучыларны, әти-әниләрне һәм килгән кунакларны бәйрәм белән котлады.

Быел беренче тапкыр 64 бала безнең гимназия бусагасын атлап керде. Бүгенге көннән алар өчен мавыктыргыч, кызыклы белем дөньясы үзенең ишекләрен ача.

Яңа уку елында укучыларга зур уңышлар, яңа казанышлар, яхшы билгеләр, ышанычлы дуслар, күңелле мәктәп тормышы телибез. Ә укытучыларга түземлелек, сабырлык, ныклы ихтыяр көче, энергия һәм сәламәтлек юлдаш булсын. Хәерле сәгатьтә! Имин еллар, якты юллар сезгә!