Май 2022 ел

Җиргә тагын килә ямьле язлар,

Тарихларга уелып кала еллар.

Хәтерләрдә мәңге сакланырлар

Ветераннар узган данлы юллар.

Бүгенге көн тыныч булсын өчен,

Кызганмыйча гомерләрен, көчен.

Утка кергән алар, канын биргән,

Азат илдә без яшәсен өчен!

Рәхмәт Сезгә, батыр ветераннар,

Саклап калган өчен илебез.

Мәңгелек дан Сезгә, каһарманнар,

Тыныч булсын җир һәм күгебез!

Ничек яши бүген ветераннар,

Төзәлгәнме сугыш яралары?

Күңелләрдә бары тик бер теләк:

Кабынмасын утның яңалары!!!

Рәхмәт Сезгә, батыр ветераннар,

Саклап калган өчен илебез.

Мәңгелек дан Сезгә, каһарманнар,

Тыныч булсын җир һәм күгебез!

Илебез Бөек Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итә. Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 77 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек.

9 май – күпмилләтле халык батырлыгына хөрмәт һәм дан, мәңгелек хәтер һәм җиңүчеләрнең каһарман буынына чиксез рәхмәтле булу көне. Бу көнне без сугыш кырларында кулларына корал тотып батырларча сугышканнарны һәм тылда фидакарь хезмәт белән озак көтелгән Җиңү яулаучыларны хөрмәтлибез. Ватаныбызны өзелеп яраткан бу данлы буын вәкилләренә карата ихтирам-хөрмәтебез чиксез зур. Беркемнең дә, беркайчан да бу дәһшәтле сугыш фаҗигаләрен онытырга хакы юк. Бөек Җиңү бәйрәме көнне Җиңү шатлыгы һәм хәтер безнең йөрәкләрне берләштерсен.

Тарих битләренә коточкыч газаплары, чиксез югалтулары белән кереп калган сугыш сөреме илебезнең бер генә гаиләсен дә читләп үтмәгән. Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның кайгы-хәсрәте йөрәкләргә мәңгелеккә уелды, сугыш яралары гомерлеккә төзәлмәс җәрәхәтләр салды. Ләкин батыр йөрәкле ил халкы Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде.

Сугыш һәм хезмәт ветераннарына чын күңелдән сәламәтлек һәм иминлек, ә халкыбызның сугышчан һәм хезмәт даны варисларына илнең оборона куәтен, икътисадый һәм мәдәни үсешен ныгытуда зур уңышлар, тынычлык, бәхет һәм күңел күтәренкелеге телибез!