Март 2022 ел

Март аенда, кар өстендә

Кояш нурлар уйната –

Яз килә, каршы алыгыз –

Дигән хәбәр тарата.

Без беләбез, җылы язның

Иң беренче бәйрәме –

Әниләр, әби – апалар,

Хатын – кызлар бәйрәме!

 

Җылы кояш нурларына төренеп язның беренче ае - март та килеп җитте. Көннең яктылыгы – кояшта, күкнең матурлыгы – йолдызларда, җирнең гүзәллеге – кызларда. 8 март хатын-кызларны олылау көне, матурлык бәйрәме.  Хатын-кыз – ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезнең тормышыгыз яхшылык һәм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде. Бәйрәм белән!