Февраль 2022 ел

Яшәп туймас гомер дәвамчысы,

Һәрчак беренчеләр сафында,

Кылычтан да үткен чор чатында

Сез торасыз тормыш сагында.

 

Бер бәйрәм бар февральдә

Кадерле ул һәркемгә.

Аны иң зур бәйрәм дип,

Мөмкин хәтта әйтергә.

 

Ул тынычлык бәйрәме

Аны һәр кеше белә.

Ватанны саклаучылар

Бәйрәме дип йөртелә.

23 нче февраль көнне илебез төп бәйрәмнәрнең берсе – Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтә. Иңнәренә погон таккан хәрбиләребезнең генә түгел, «ил», «Ватан», «бурыч» дигҽн сүзләргә битараф булмаган һәрбарчабызның бәйрәме бу.

1922 нче елның 23 нче февралендә РСФСРда Кызыл Армия һәм Флоты көне буларак билгеләнә башлый. СССР таркалганнан соң әлеге бәйрәм Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләнә һәм 2002 елдан бирле әлеге көн ял көне санала.

Әлеге көнне илебезнең ир-егетләре котлаулар кабул итә. Балалар бакчалары, мәктәпләрдә әтиләр, бабайлар катнашында чаралар үтә. Балалар төрле кул эшләнмәләре ясап бүләк итәләр. Бигрәк тә хәрби хезмәттә булып кайткан ир-егетләрне зурлыйлар.

Безнең гимназиябездә дә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар үтә. Радио аша көн дәвамында төрле тапшырулар яңгырый. Сыйныф сәгатьләрендә Ватанны саклаучылар турында әңгәмәләр алып барыла. Малайлар арасында кызыклы уеннар оештырыла.

Хөрмәтле ир-егетләребез! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Без сезгә ышанабыз, без сезне яратабыз, без сезнең белән горурланабыз. Сез безне һәм туган илебезне күз карасыдай якларга һәм сакларга һәрвакыт әзер. Ләкин безгә афәтләр күрергә язмасын иде. Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, уңышлар телибез!