Гыйнвар 2022 ел

   Гыйнвар – кышның ин салкын ае. Кояш озаграк караса да, көннәр акрынлап озынайса да, кыш битләрне, колакларны чеметә, күр, ничек гайрәт чәчә! Суык ул көйсез дә биетә. Элек-электән бездә "гыйнвар — ел башы, кыш уртасы" дигән әйтем яши. Чыннан да, гыйнвар - ул кышның икенче, ә  яңа 2022 елның беренче ае. Икенче төрле аны “кышның йөрәге” дип тә йөрткәннәр.

   Әмма урамда көчле салкын булу – моңсуланып утыру өчен сәбәп түгел, чөнки гыйнвар аенда бик күп күңелле бәйрәмнәр үткәрелә бит. Иң яратканы ул, әлбәттә, Яңа ел. Бу тылсымлы төндә һәркем иң яшерен теләкләрен тели, киләчәккә планнар төзи һәм Кыш Бабайдан көтеп алынган бүләкләрен ала.

   Яңа ел, минемчә, әле ул үткән елга нәтиҗә ясар вакыт та. Бер ел буена без үзебезне ничек тоттык, нинди уңышларга ирештек, укуда сынатмадыкмы – бу сорауларга җавап табып, киләчәккә планнар корып, максатлар куяр чак та. Без, быел тагын да югарырак үрләр яуларга, вакытны тагын да кызыклырак үткәрергә кирәк дигән өмет-хыяллар белән, алга атлыйбыз. Сез дә безгә кушылыгыз! Күбрәк шатланыгыз, көлегез, якыннарыгызны сөендерегез, үз көчегезгә ышаныгыз!

   2022 ел һәммәбезгә дә сөенечләр, уңышлар алып килсен, дөньяларыбыз тыныч, күкләребез аяз, тормышыбыз имин булсын!