Без булдырабыз
Гимназиябездә берсеннән-берсе уңган, талантлы, акыллы балалар белем ала. Һәрберсе төрле өлкәләрдә үзләрен сынап карыйлар, үстерәләр.
Мәктәптә тормыш кайный! Безнең гимназиядә төрле түгәрәкләр эшләп килә. Күнеленә якын булган түгәрәкне сайлап, укучылар дәрестән тыш рәхәтләнеп яраткан эше белән шөгелләнә ала. Шахмат, бию, робототехника, драмтүгәрәк, футбол, волейбол һ.б. укучыларның спортка, сәнгатькә булган сәләтләрен ачып җибәрергә булыша. Төрле ярышларда, конкурсларда катнашып осталыкларын үстерә балалар. Укучыларыбыз гимназиядәге генә түгел, ә район, республика, Россия күләмендә булган конкурс, бәйгеләрдә дә катнаша.
2021 нче елга нәтиҗә ясар вакыт җитте. Бу ел безгә нинди уңышлар алып килде соң? Бу уку елы безнең өчен бик уңышлы булды. Укучыларыбыз төрле бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашып, зур уңышларга ирештеләр. Без алар белән горурланабыз. Бусагада өр яңа 2022 нче ел. Бу ел да безгә яңа уңышлар, сөенечләр, шатлыклы вакыйгалар алып килер дигән теләктә калабыз.