Уку дәрьясында

Бөтен ил буенча ел саен Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы үткәрелә. Ул мәҗбүри мәктәп программасының барлык фәннәре буенча да берьюлы үткәрелә. Анда берничә укучы катнашырга мөмкин.    

     Мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының төп бурычы - бөтен ил буенча талантлы балаларны эзләү һәм аларга ярдәм итү. Бу олимпиада барлык сәләтле укучыларга иң дәрәҗәле югары уку йортларына керергә ярдәм итә. Конкурсның икенче максаты-укучыга үз-үзен үстерү һәм иҗади эзләнүгә җәлеп итү, мәктәп программасыннан читтә төрле фәннәрнең ни дәрәҗәдә кызыклы булуын күрсәтү. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Аны мәктәпнең үзендә укытучылар үткәрә, ә җиңүчеләр муниципаль этапка чыга.

Мин үзем ел саен төрле фәннәр буенча олимпиадаларда катнашам. Узган ел рус әдәбияты буенча мәктәп укучыларының туган теле (рус булмаган) булган укучылар өчен республика олимпиадасының муниципаль этабы призеры булган идем. Бу көндәлек әзерлек һәм өйрәнелгәннәрне кабатлау нәтиҗәсендә килеп чыкты. Быел мин рус теле, химия, җәмгыять белеме һәм биология фәннәре буенча олимпиаданың мәктәп этапларында катнаштым. Күп кенә фәннәр буенча мин икенче этапка уздым. 

  Мәктәп олимпиадасы – ул үз белемеңне тикшерү ысулы. Югары баллар җыймаудан курыкмаска кирәк. Чөнки сез тәҗрибә туплаячаксыз һәм киләсе олимпиадага тагын да ныграк әзерләнәчәксез. Мин һәр укучыга үз хыялында беркайчан да бирешмәскә һәм җиңүләр яулауларын телим.