Изгелек кыл

Кешелеклелек

Кеше туганда ук кеше булып туа. Ләкин кешелеклелек ул кешегә тумыштан ук бирелми. Башкаларга булышкан, явызлык эшләми торган, үзенең тирә-ягын яхшы якка үзгәртергә тырышкан, кешеләрне хөрмәт иткән кешене генә кешелекле дип атарга мөмкин. Кешелекленең кире сыйфатлары булып явызлык, яманлык, кешеләрне хөрмәт итмәү тора. Көнләшү дә шушында керә, чөнки көнләшү күп кенә бәхетсезлекләрнең чыганагы.

Кешелексез кешеләр бу тормышта күпкә ирешә алмыйлар. Нинди генә әсәрне алсак та, анда төп герой итеп уңай сыйфатлы кеше алына һәм азакта, күп кенә киртәләр булуына карамастан, ул барыбер үзенекенә ирешә, явызлыкны җиңә.