Сердәш

Коллективта аралашу кагыйдәләре

Кешеләр үзара аралашып яшиләр: сөйләшәләр, аңлашалар, бәхәсләшәләр, фикер алышалар... Авыру табиб белән, укучы укытучы белән, егетләр кызлар белән аралаша, син дустың белән очрашасың. Аралашуның билгеле бер кагыйдәләре, нормалары була. Алар буыннан-буынга тапшырылып килә. Кешеләр бит һәрвакыт үзара функциональ, бәйләнештә яши, мәсәлән, ир һәм хатын, әни һәм бала, хуҗа һәм кунак, сатучы һәм сатып алучы һ.б. Менә шул кагыйдәләр конкрет ситуациядә кешенең үз-үзен тотышын билгели.

Аралашу ситуацияләре берничә төрле була;

1.Якын кешеләрнең аралашуы. Бу очракта кешеләр арасында табигыйлек, бер-береңне аңлау була.

2.Оешмада, коллективта рәсми булмаган аралашу. Бу - коллективтагы дуслар белән, бер йорттагы, подъезддагы күршеләр белән аралашу. Кешеләр бер-берсенә кызыклы яңалыклар хәбәр итәләр, бер-берсенең кәефен күтәрәләр.

З.Рәсми һәм эшлекле аралашу. Максаты - нинди дә булса мөһим мәсьәләне чишү, килешү, төзү

4.3уррак оешмаларда аралашу. Биредә кешеләрне уртак максат берләштерә.

5.Массакүләм аралашу, ягъни урамда, транспортта, ашханәдә һәм ял учреждениеләрендә аралашу. Аралашу вакытында "югарырак-түбәнрәк", "олырак-кечерәк" мөнәсәбәтләре урнаша.

Аралашканда конфликтка, кирәксез бәхәскә, усаллыкка барырга ярамый. Истә тотарга кирәк: килешеп эшләү-алга баруның бөек стимулы. Фәндә билгеле булганча, мактаганда, ихтирам белән сөйләшкәндә, игътибарлы булганда, хәтта үсемлекләр дә тизрәк үсәләр икән.

Истә тотыгыз! Аралашуның төп принцибы мондый: кешеләрнең сиңа карата нинди булуын теләсәң, үзең дә аларга шундый мөнәсәбәттә бул.