Каурый каләм
Кышның иң матур мизгеле
Кыш — иң матур ел фасылларының берсе.
Кыш җиткәч бөтен дөньяны ап-ак кар каплый. Табигать җем-җем итеп торган яңа матур күлмәген кия. Агачлар да җылы мамык шәлләрен ябына. Елгалар, күлләр көзге кебек шома боз белән каплана. Урман-кырлар өстендә тантаналы тынлык. Кыш көне көннәр кыска, салкын.
Без, балалар, чаңгы-чанада, тимераякта шуабыз. Безне көннең салкынлыгы да куркытмый. Безнең тавыштан урам шау-гөр килеп тора.
Туган ягыбызның кышкы табигате бигрәк матур.
Топорина Лия, 4 “А” сыйныфы укучысы
Кышкы могҗиза
Салкын булса да кыш ае,
Яратам бик тә мин аны.
Яңа еллар килеп җитә,
Бала-чага сөенә!
Чыршы куйгач, бизәгәч,
Бии-бии шигырь сөйлиләр.
Шатланалар, сикерәләр,
Күчтәнәчле булыйк диләр!
Кар яугач мамык шәл бәйләп,
Итек киеп, кетердәп,
Кулга чана тотып йөгереп,
Тау шуарга киттек бергәләп.
Шуабыз-шуабыз, шаулыйбыз,
Бер дә туктый алмыйбыз!
Эх,күңелле шул бу балачак
Бер дә кайтмый торган чак!
Рахмонбердиева Эльвира, укучыбызның әнисе