Яңалыклар

01.12.2021

"Сәламәтлекне яшьтән сакла!"

Мәгълүмати стенд укучыларга мөһим мәгълүматларны, белешмәләрне җиткерү ысулларының берсе булып тора. Укучылар бик теләп әлеге белешмәләр белән кызыксыналар. Стендка урнаштырылган мәгълүматлар һәрдаим яңартылып тора. Шушы көннәрдә стендка "Сәламәтлекне яшьтән сакла!" дигән белешмә урнаштырылды. Биредә сәламәт булу  өчен укучыларга киңәшләр бирелгән.

"Кеше хокуклары" Бөтенроссия бердәм дәресе үтте

Ел саен, Халыкара Кеше хокуклары көнен бәйрәм итү кысаларында, “Кеше хокуклары” Бөтенроссия бердәм дәресе үткәрелә. Шушы көннәрдә гимназиябездә Кеше хокуклары буенча бердәм дәрес узды. Укучылар күптөрле таныш булмаган төшенчәләр белән таныштылар һәм күп кенә файдалы мәгълүмат тупладылар.

02.12.2021

2 декабрь көнне Казан федераль университетында «Лев Толстой» исемендәге конференциянең икенче этабы үтте. Әлеге конкурста Казан шәһәренең төрле районнарыннан егетләр һәм кызлар катнашты. 9 нчы сыйныф укучысы Закирова Ильвина “Халкыбызның гүзәл энҗеләрен беләсезме?”, дип аталган фәнни-эзләнү эшен яклады һәм диплом белән бүләкләнде.

03.12.2021

3 нче декабрь көне Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган сугышчыларның сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын мәңгеләштерү. Безнең гимназиядә бүген Билгесез солдат көненә багышланган радиоэфир үтте. Укучылар ватандашларыбызга багышлап шигырьләр укыдылар.

06.12.2021

Гимназиянең 10 нчы сыйныфында Бөтенроссия хокукый диктант үтте. Алар хокук буенча һәм РФ Конституциясеннән алынган сорауларга җавап бирделәр.

07.12.2021

Кеше хокуклары буенча бердәм дәресләр дәвам итә

Гимназиядә кеше хокуклары буенча Бөтенроссия бердәм дәресләре үтә. 7 декабрь көнне бердәм дәрес 8Б сыйныфында үтте. Дәрес барышында укучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап ала алдылар.

10.12.2021

Гимназиянең 4Б сыйныфында игелек дәресе үтте. Дәрес барышында укучылар изгелек, мәрхәмәтлелек турында фикер алыштылар. Дәрес ахырында бергәләшеп, кул эшләнмәләре ясадылар.

13.12.2021

Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышлап, гимназиядә шигырь сөйләү бәйгесе үтте. Укучылар күренекле рус һәм татар шагыйрьләренең туган илгә багышланган шигырьләрен укыдылар.

15.12.2021

"Яшь эколог" отряды әгъзалары 2А сыйныфында "Табигатьнең экологик билгеләре" дигән темага дәрес үткәрделәр. Алар нәни дусларын табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм экологик билгеләр белән таныштырдылар.

16.12.2021

Гимназиябез директоры Гөлфия Гаяз кызы Шәмсиева дәүләт алдындагы казанышлары өчен Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Хөрмәтле Гөлфия Гаязовна!  Сезне чын күңелебездән әлеге шатлыклы вакыйга – мактаулы бүләгегез белән тәбрик итәбез. Киләчәк тормышыгызда сәламәтлек, иҗади уңышлар, гаилә бәхете, куйган максатларыгызга ирешүегезне телибез.

18.12.2021

7 нче сыйныф укучылары хуҗасыз калган этләр приютында булып кайттылар. Алар  хуҗасыз этләрнең нинди шартларда яшәве белән таныштылар һәм аларга күчтәнәч итеп ашамлыклар алып бардылар.  

20.12.21

Гимназия укучылары бүген әти-әниләре белән Иске Татар бистәсендә Чыршы ачылышы бәйрәмендә булып кайттылар.

20.12.21

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы карары нигезендә ел саен педагоглар арасында "Ел укытучысы" бәйгесе уздырыла. Бәйге кысаларында укытучылар дәрес, сыйныф сәгате, педагогик остаханә, мастер-класс күрсәтә.

20 нче декабрьдә "Ел укытучысы - 2022" бәйгесенең Вахитов һәм Идел буе районнары укытучылары арасында үткәрелгән турына йомгак ясалды. Гимназиябез укытучылары, бәйгенең барлык этапларында да уңышлы чыгыш ясап, зур җиңүләргә ирештеләр.

Вәлиева Роза Әгъләмовна "Предмет укытучысы" номинациясендә I урынга, Гарипова Илүсә Илдусовна "Педагогик дебют" номинациясендә I урынга, Җәләева Гөлүзә Азатовна "Туган тел һәм әдәбияты" номинациясендә II урынга лаек булды.

Хөрмәтле укытучылар! Сезне зур җиңүегез белән котлыйбыз! Гасыр белән бергә атлап барырдай, заманга лаеклы алмаш тәрбияләүдә Сез искиткеч җаваплы, олы эш алып барасыз. Тынгысыз һәм катлаулы, әмма изге һәм абруйлы хезмәтегездә уңышлар  юлдаш булсын.  Сезгә иҗат дәрте сүрелмәвен, укытучы һөнәренә тугрылык, сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа үрләр яулавыгызны телибез!

21.12.21

Яңа ел алдыннан гимназиядә бик күп бәйгеләр үтә. Шуларның берсе – кабинетларны бизәү. Барлык сыйныфлар да бу бәйгедә актив катнаштылар.

22.12.21

Башлангыч сыйныфлар арасында кыш һәм Яңа ел темасына багышланган кул эшләнмәләре бәйгесе үтте. Аларның һәрберсе үзенчәлекле, зәвык белән эшләнгән. Әлеге кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылды.

24.12.21

Бүген гимназиядә башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел бәйрәме узды. Бәйрәм дәртле җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды. Кыш бабай белән Кар кызы укучыларны тәмле бүләкләр белән сөендерделәр.

24.12.21

24 декабрьдә  “Татмедиа” бинасында “Сабантуй” журналы редакциясе уздырган “Шәвәли премиясе”ндә җиңү яулаган балаларны котладылар. Хикәя, әкият һәм шигырь номинацияләрендә катнашкан укучыларга акчалата бүләк һәм диплом тапшырдылар. 5 “б” сыйныфы укучысы Муллагалиева Зилә шигырь номинациясендә 3 урынга лаек булды.

27.12.21

Бүген гимназия янәдән җыр-моңга күмелде, чөнки бездә урта сыйныф укучылары өчен бәйрәм кичәсе үтте. Укучылар берсеннән-берсе кызыклы һәм эчтәлекле номерлар тәкъдим иттеләр. Күңелле җыр-биюләр, уеннар белән бәйрәмнең үткәне дә сизелми калды.