Илдә ниләр бар икән
Миңнеханов: Татарстан узышчылары ел саен югары осталык дәрәҗәсен күрсәтәләр
Ул барлык спортчыларга да зур җиңүләр, шулай ук нык һәм көчле булырга теләде һәм сезонның иң яхшы узышчыларын бүләкләде.
Татарстанда 26 нчы автоспорт сезонына йомгак ясалды. Чарада катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР узышчыларының казанышларын искә төшерде, аларны сезонны ябу белән котлады һәм иң яхшыларны бүләкләде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Безнең узышчылар ел саен үзләренең һөнәри осталыкларын исбатлыйлар. Безнең көндәшлек көчле булуы куандыра: гамәлдәге чемпионнар үз позицияләреннән тайпылмый, талантлы, яшь һәм кыю спортчылар үсә», — дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, һәр сезон уникаль, ә һәр җиңү — спортчының, тренерның һәм бөтен команданың тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Президент «КАМАЗ-мастер» командасын аерым искә алды, ул ел саен дәрәҗәле ярышларда җиңүче була. «Бу — Дмитрий Сотников, Антон Шибалов һәм Айрат Мәрдиев экипажлары», — дип санап үтте ТР Президенты.
Ул барлык спортчыларга да зур җиңүләр, шулай ук нык һәм көчле булырга теләде һәм сезонның иң яхшы узышчыларын бүләкләде.
Фәннәр академиясе Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында өчтомлык чыгарган
«Хезмәт Тукайның тормыш һәм иҗат юлын чорны милли-мәдәни мохитенә бәйле күзалларга мөмкинлек бирә», — диде Марсель Ибраһимов.
Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында өч томлык басмасын тәкъдим итте.
«Яңа хезмәттә документаль материалның төрлелеге (архив чыганаклары, хат, көндәлек, истәлекләр, журнал һәм газетада чыккан язмалар, төрле оешмаларның рәсми документлары) Тукайның тормыш һәм иҗат юлын чорны милли-мәдәни мохитенә бәйле күзалларга мөмкинлек бирә», — диде филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов.
Галим сүзләренчә, Советлар союзы чоры вакытында Тукайга караш бер идеягә нигезләнгән булган. «Ул вакытта социологизм өстенлек итте. Тукайны демократик рухлы язучы дип әйтәләр иде. Бу хезмәттә без социологик фикердән баш тартырга тырыштык. Шул ук вакытта каршылыкларны инкяр итмибез. Без күптөрле караш тудырырга тиеш», — диде ул «Татар-информ”да матбугат очрашуында.
Институтның әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Надыршина китапны Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасы өчен материаллар билгеләүләрен әйтте. «Төп максат — мәгълүматны киң катлам укучысына да җиткерү. Беренче адымны ясадык дип уйлыйм. Архив материалларын актарырга, табарга кирәк. Ачыкланмаган мәгълүматлар да җитәрлек», — диде ул.
Китапта аерым бүлекләр рус теленә тәрҗемә ителгән. «Шигърияткә анализ ясаганда без аны рус телле укучыга җиткерергә тиеш дип уйладык. Тукайны рус шагыйрьләре белән дә чагыштырып күрсәттек. Шигърияткә багышланган өлешендә рус әдәбияты терминнарын кулландык, турыдан-туры татар теленнән тәрҗемә итмәдек», — дип аңлатты галимнәр.
Хезмәттә Тукай яшәгән яки булган шәһәрләр (Уральск, Казан, Әстерхан, Уфа, Санкт-Петербург, Троицк), балачагы узган Казан арты авыллары (Кушлавыч, Өчиле, Кырлай, Сасна Пучинкәсе), аның тормышы белән бәйле башка урыннар (шагыйрь яшәгән кунакханәләр, театр, клуб, китапханәләр һ.б.), шагыйрьнең тормыш юлында әһәмиятле роль уйнаган наширләр, әдипләр, эшмәкәрләр һ.б. турында мәгълүмат бирелә.
Хезмәт өч китаптан тора. Беренчесендә шагыйрьнең Казан артында узган балалык еллары (1886 — 1904 ел ахыры), Уральск белән бәйле канат ныгыту дәвере (1894 елның ахырыннан — 1907 елның ахырына кадар) турында сүз алып барыла. Икенче һәм өченче китаплар шагыйрьнең Казан чоры тормышына (1907 елның ахыры — 1913 елның апреле) багышлана.
Хезмәт ике телдә — татар һәм рус телләрендә әзерләнгән. Икетелле формат укучы аудиториясен киңәйтә. Габдулла Тукайның тормыш юлын hәм иҗатын рус һәм татар мәдәниятләре багланышлары мәйданына куя, Россия укучыларының татар әдәбияты һәм мәдәнияте турындагы күзаллауларын үстерергә мөмкинлек бирә.
Россия мөселманнары өчен җомга көнен ял көне дип игълан итәргә мөмкиннәр
Мондый карарлар кабул иткәнче киң җәмәгатьчелек белән фикер алышырга кирәк, дип белдерә мөфти. Җомга көнне мөселманнар ял көне итү яклы, әмма мондый карарлар турында җәмәгатьчелек белән фикер алышырга кирәк, диде РИА Новости агентлыгына Россия мөселманнары Дини җыены рәисе, мөфти Әлбир Крганов.
«Христианнар, мөселманнар, яһүдиләрнең бәйрәм көннәре җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәренә туры килә. Яһүдләрдә ул шимбә, христианнарда якшәмбе - дәүләт ял көннәре, ә җомга - Россиядә эш көне. Җомга көнне ял көне итү үтенече белән язма мөрәҗәгатьләр булмады, әмма сөйләшүләрдә мөселманнар күп тапкырлар, әлбәттә, бу начар булмас иде, дип белдерә. Әмма мондый карарлар кабул иткәнче киң җәмәгатьчелек белән фикер алышырга кирәк», - диде Крганов.
Шул ук вакытта мөфти билгеләп үткәнчә, җомга көнне ял булмау зур проблема тудырмый. Җомга намазына бәйле мәсьәләне хәл итү юлын, сирәк очраклардан тыш, табарга мөмкин, диелә хәбәрдә.