Гимназия тормышыннан

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы карары нигезендә ел саен педагоглар арасында “Ел укытучысы” бәйгесе уздырыла. Бәйге кысаларында укытучылар дәрес, сыйныф сәгате, педагогик остаханә, мастер класс күрсәтә.

Укытучыларыбыз бәйгегә бик җитди әзерләнделәр. Видеоматериаллар әзерләп, жюрига тәкъдим иттеләр.

         20 нче декабрьдә “Ел укытучысы – 2022” бәйгесенең  Вахитов һәм Идел буе районы укытучылары арасында үткәрелгән турына йомгак ясалды. Гимназиябез укытучылары, бәйгенең барлык этапларында да уңышлы чыгыш ясап, зур җиңүләргә ирештеләр. Вәлиева Роза Әгъләмовна “Предмет укытучысы” номинациясендә I урынга, Гарипова Илүсә Илдусовна “Педагогик дебют” номинациясендә I урынга, Җәләева Гөлүзә Азатовна “Туган тел һәм әдәбияты” номинациясендә II урынга  лаек булды. Укытучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!