Сабыйга
Ай белән Кояш
(татар халык әкияте)
Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар.
Болар арасында бары бер генә кош кул куймыйча калган, ди. Ул булган Ярканат. Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар: — Бөтен кошлар кул куйганда, нилектән син генә кул куймадың? — дигәннәр.
— Кулны мин, — дигән Ярканат, — шул сәбәпле куймадым, дигән:
Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер генә яктан исәр, агачлар кәкре булып үсәрләр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр, Кояш төшмәгән җирдә үсмәс, — дигән.
Шуннан соң бүтән кошлар әйткәннәр:
— Дөрес әйтә шул, Кояш төшмәгән җирдә иген үсми инде ул, — дигәннәр.
Ай белән Кояшка икесенә дә, бер җирдә тормаска, әйләнеп йөрергә, дип карар чыгарганнар, ди.
Шуннан соң Кояш әйткән Ярканатка:
— Мин сине үземнең яктылыгымда йөртмәм, — дигән.
Шунлыктан Ярканат көн яктысына чыгып йөри алмый икән. Аңа Ай сүз әйтмәгән, шуңа күрә ул Ай яктысында бик әйбәт йөри, ди. Ай белән Кояшның болай әйләнеп йөрүен бөтен кош-кортлар, бөтен халыклар бик дөрес дип кабул иткәннәр, ди. Шуннан соң игеннәр дә яхшы була башлаган, ди.
Шома табанлы чана
Атсыз да алга чаба-
Җитез булса аяклар,
Кулда була таяклар.
Бар бер чана
Утырасы юк,
Бассаң-үзе чаба.
Нәрсә ул? (Чаңгы)
***
Кышын тауда шуалар, җәен җыеп куялар. Нәрсә ул? (Чана)
***
Зең-зең килә,
Тимер тәкә тиң килә.
Берсен-берсе куа килә,
Тояклары шуа килә. (Тимераяк)
***
Ике агай тездән,
Калышмыйлар бездән. (Итек)
***
Колаклы ябалак кыштан саклый. (Бүрек)
***
Бер ягы – кыр, бер ягы урман. (Тун)
***
Биш агайга бер күлмәк. (Бияләй)
***
Бер агачта биш тармак,
Тармагы саен бармак. (Пирчәткә)
***
Йолдыз, йолдыз вак кына,
Яфраклары ак кына.
Өс киемеңә куна,
Тәнгә тисә су була (Кар бөртеге)
***
Оча – юк канатлары,
Чаба – юк аяклары,
Тышта булса өелә,
Өйгә керсә, җәелә. (Кар)
***
Җир өстендә ак мамык. (Кар)
***
Ак ашъяулык таптым,
Җир өстенә яптым. (Кар)
***
Элек үзе судан туды,
Хәзер үзе су тудыра. (Кар)
***
Ак мамык кебек,
Ялтырый алмаз кебек. (Кар)
***
Канатсыз, йонсыз нәрсә оча? (Кар)
***
Мамык юрган, кат-кат сырган,
Үзе суп-суык. (Кар)
***
Урамда батыр, өйдә елак. (Кар)
***
Үзе су, үзе каты. (Боз)
***
Утта янмый, суда батмый. (Боз)