Һөнәр сайлаганда

Минем исемем Данил. Миңа 14 яшь.  Мин югары разрядлы повар  булырга телим. Мин  бу һөнәрне ашарга  әзерләү процессы  ошаганга сайладым. Мине бу сокландыра,  ләззәт бирә. Киләчәктә мин үз ресторанымны ачарга хыялланам.

Данил Гайфуллин, 9б сыйнфы укучысы

Булачак һөнәреңне сайлау  бик мөһим. Һәркемнең сәбәпләре төрле: бу шәхси ләззәт яки хезмәт хакы һ.б.  Минем һөнәрем миңа ләззәт алып киләчәк дип уйлыйм. Мин табиб булырга телим. Табиб - иң кирәкле һәм авыр һөнәр. Ул кешеләргә сәламәлек, бәхет, шатлыклы елмаю алып килә. Табиблар кешеләрнең тормышын дәвам итә һәм дәвалый. Тормыш һәрберебез өчен мөһим. Мин врач булырга һәм кешеләргә ярдәм итә башларга хыялланам. Табиб булу - бу бик мөһим! Бу минем тормышымда иң зур хыял. Табиб ул  - мөмкин булмаган башка ысуллар белән коткарырга һәм ярдәм итәргә сәләтле кеше. Минем өчен табиб булу - ул гади генә эш түгел.  

Мин бу белгечлекне юкка гына сайламадым. Икенчедән, бу һөнәрне сайлавымның тагын бер сәбәбе - кешелек өчен зур эшләр эшләү, чирләрне дәвалауның яңа ысулларын уйлап табу.

Шәрәфетдинова Адилә, 9б сыйныфы