Йолдызлар илендә
7б сыйныфында музыкага мәхәббәте булган егет укый. Ул – Габитов Рамиль. Үзенең хоббие турында менә нәрсә сөйли ул: “Музыкага кечкенә чактан ук гашыйкмын. Иң элек әтинең гармошкасында уйный идем, 5 яшем тулуга исә ул миңа өр-яңа “Ромашка” дип аталган гармун буләк итте. 6 яшем тулгач, мине музыка мәктәбенә бирделәр, мин анда нота грамотасына өйрәндем. Беренче конкурсым 2016 нчы елда булды, мин анда “Гармония” ансамбле белән катнаштым. Ике елдан соң миңа “Рубин 6” дип аталган баян бүләк иттеләр. Бервакыт шулай конкурска бардым, үземчә аны гади генә конкурс дип кабул иттем. Ә ул международный булган икән. Анда мин 1 нче премия иясе булдым. Барлыгы миндә 24 диплом, 2 кубок, 3 медаль бар.”
![]() |
![]() |
![]() |