Декабрь 2021 ел

Яңа ел - һәркемнең иң яраткан һәм көтеп алган бәйрәмнәренең берсе. Әмма бу бәйрәм турында без күп беләбезме соң? Яңа ел турында иң кызыклы фактларны җыярга булды. Яңа елны бәйрәм итә башлау безнең эрага кадәрге 3 меңьеллыкка - Месопотамиягә барып тоташа.

Яңа елны бәйрәм итү вакыты төрлечә булган. Аны язын да, җәй көне дә, көзен дә, без гадәтләнгәнчә кыш көне дә бәйрәм иткәннәр. Хәзерге вакытта исә күпчелек илләрдә Яңа елны 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә бәйрәм итәләр.

Борынгы Русьтә X-XV гасырда Яңа елны 1 мартта бәйрәм иткәннәр, 1348 елда бәйрәм 1 сентябрьгә күчерелгән, ә 1699 елда Россия императоры Петр I халыкны яңа указы белән шаккатыра. Ул ел башын 1 сентябрьдән 1 гыйнварга күчерә. Бу бары тик календарьдагы дата гына булмасын өчен, үз указында өйләрне чыршы һәм артыш ботаклары белән бизәргә, матур итеп киенергә, мушкетлардан атарга, ракеталар аттырырга боера.

Ил лидерының Яңа ел котлавы 1970 елда барлыкка килә. Беренче елда бу тәбрикләү бәйрәм котлавына бер дә ошамаган була. КПСС Үзәк Комитеты генераль сәркатибе Леонид Брежнев үз чыгышында озаклап бишьеллык нәтиҗәләре, коммунизм төзү һәм дәүләт мәсьәләләре хакында сөйли. Киләсе елдагы котлау инде күпкә кыскарак була.

Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын. Киләсе елның 365 көне дә бәхет-шатлык кына китерсен. Аткан таңнарның барысы да алсу булсын.  Тормыш юлларында шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын!

Яңа елга теләгем!

Ап-ак карларга уралып

Син киләсен Яңа ел!

Ак карлардай ак бәхетле,

Булсын безнең яңа юл.

Хуш киләсең, Яңа ел!

Табыныбыз мул булсын,

Якыннарым, дус-ишьләрем,

Табын турендә торсын!

Яңа ел барыбызга

Китерсен бәхет, шатлык.

Сәламәтлек юлдаш булсын!

Кирәкми башка затлык.

Тынычлык булсын илдә,

Елмайсын йөзләр гел дә!

Күк йөзендә кояш безгә,

Нурларын сипсен гел дә!