Гыйнвар 2014 ел

Без Россиянең спорт башкаласында  яшибез

Казан - Россиянең спорт башкаласы, шулай ук «Sportcal» порталы игълан иткән  зур спортта иң абруйлы саналган илләр һәм шәһәрләр арасында  башкалабыз 10 нчы урынны алган. Бу исемлектә 1нче урынны Кытай, икенче урынны Россия яулаган. Исемлек илдә яки шәһәрдә узган, узачак зур спорт чаралары саны һәм аларның төбәк үсешенә нинди йогынты ясавына карап төзелгән. Казанның 10 нчы урынны алуында , булып узган Универсиада һәм алдагы 4 елга планлаштырылган чаралар: бадминтон буенча Европа беренчелеге (2014), Фехтование буенча дөнья чемпионаты(2014), су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты (2015), футбол Конфедерациясе кубогы (2017)  һәм футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары (2018) хәлиткеч роль уйнаган.

Без Россиянең спорт башкаласында  яшибез. Татарстанда, гомумән, Россиядә яшьләрнең сәламәтлеге мәсьәләсе  илнең иң югары ноктасына күтәрелде. Алар өчен  спортның барлык  төрләре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырылган. Спорт – вакытны күңелле үткәрү  чарасы гына түгел, ул – сәламәт яшәү рәвеше, яшәү өчен көрәшнең бер формасы. 
Спорт белән дус булган кешенең үз-үзенә ышанычы арта, яшәү дәрте көчәя, спорт җәмгыятьтә үз урыныңны табарга да булыша.

     Безнең гимназиядә физкультура дәресләренә һәм спортка зур игътибар бирелә. Балаларны физик яктан тәрбияләү максатыннан гимназиядә футбол, волейбол, баскетбол, милли көрәш түгәрәкләре эшли. Югары сыйныф укучылары бик теләп теннис белән шөгыльләнә, ә чаңгы спорты – һәр укучының яраткан шөгыле. Безнең укучылар һәр елны район күләмендә уздырылган спорт ярышларында бик теләп катнашалар.

      Саф һава – тәнгә  дәва, диләр. Гимназиябез укучылары, укытучылары әлеге мәкальне яхшы аңлыйлар, шуңа күрә елның һәр фасылында тышта уздырыла торган уеннарга зур игътибар бирелә. Кышкы уеннар укучылар күңеленә аеруча хуш килә. Тимераякта шуу – кызларның да, егетләрнең дә иң яраткан шөгыле, хоккей – төрле яшьтәге малайларны үзенә тарткан спорт төре. Шуны истә тотып, ел саен гимназия янында хоккей тартмасы ясала. Быел да физик тәрбия укытучылары, техник хезмәткәрләр, югары сыйныф укучылары көче белән хоккей тартмасында боз катырылды. Һәр көнне дәресләрдән соң шугалакта балаларның шат тавышы яңгырый.

 "Гимназия хәбәрләре" газетасының "Без булдырабыз" рубрикасында  Сезне укучыларның спорт өлкәсендәге уңышлары белән таныштырырбыз.