Ноябрь 2021 ел

Әни... Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Әни... Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! Әни... Аның күзләре шундый ягымлы һәм мөлаем. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң җылы, иң кадерле куллардыр, мөгаен. Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала, ә “балам” дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя канатлар үсә. Ә сүзләре... Сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы. Ә авырып китсәң, төннәр буе яныңнан да китми. Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле!

Әни! Дөньяда иң кадерле, иң якын кеше. Әни, әнкәй… Яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена кайгы-шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй-фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Җәмгыятебездә дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан, Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнвар указы нигезендә, ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә башлады. Бу гаилә һәм дәүләт тормышында хатын -кыз – Ананың роленә карата яңа караш, яңа мөнәсәбәт барлыкка килүен күрсәтә.

М.Горький: “Кешедә булган барлык гүзәллек кояш нурыннан һәм ана сөтеннән килә...  Анасыз шагыйрь дә, батыр да юк”, - дип яза.  Дөрестән дә, балаларына җан биреп кенә калмыйча, аларның һәркайсын илебезгә, халкыбызга кирәкле кеше итеп тәрбияләү, сау-сәламәт үстерү, аларның рухи байлыгын кайгырту - аналарның иң зур батырлыгы. Кешелеклелек, тырышлык, гаделлек, олыларга ихтирам, кешеләргә мәхәббәт кебек изге хисләр дә балалар күңеленә  ана назы аша салына. Аналарның мәрхәмәтлелеге чиксез! Сез - җир йөзенә тормыш бүләк итүче, аны яшәтүче, буыннар чылбырын өзмичә саклаучы.

 

"Ана - нинди бөек исем!

Нәрсә җитә АНА булуга.

Хатын-кызнын бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке - АНА булуда!"

(Һади Такташ)

 

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк.

 

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк.

 

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк.

 

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә

Әни, димәк.

(Роберт Миңнуллин)