Октябрь 2021 ел

Укытучы! Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы - җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Ул кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче!  Укытучы - зур тормыш юлына чыгаручы! Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче нәүбәттә укытучыларына, остазларына бурычлы. Бөек педагог Ян Амос Каменский “Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк” дигән фикерләре белән бик хаклы.

1994 елдан бирле йөздән артык илдә, 5 октябрь укытучылар көне, дип билгеләп үтелә. Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. Әлеге бәйрәмнең гамәлгә керүенә, 1966 елның 5 октябрендә Парижда «Укытучыларның җәмгыятьтә биләгән урыны» — дигән җыен үтүе сәбәпче булып тора. Нәтиҗәдә ЮНЕСКО вәкилләре һәм Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан «Укытучы статусына кагылышлы тәкъдим»гә кул куела.

 

Рәсәй 1994 елдан бирле бу бәйрәмне 5 октябрьдә билгеләп уза, ә аңа хәтле ул айның беренче ял көненә туры китереп үткәрелә иде. Бу йола Әзербайҗан, Белорусия, Казахстан, Кыргызстан, Латвия Украинада әле һаман да сакланып калган.

Укытучының хезмәте бик тә авыр. Шуңа да соңгы елларда кадрларга кытлык кичерелә. Моңа бу хезмәттә рухи һәм физик яктан талчыгу, уңайлы эш шартлары булдырылмаган булу, штатта кыскартулар күзәтелү сәбәп булып тора.

Ни генә булмасын, укытучы ул мәртәбәле һөнәр. Чөнки яшь зурлыгына карамастан, һәр кеше күңелендә беренче укытучысы, яраткан фәненең серләренә төшендерүчесе тирән эзләр калдырган һәм күпме генә гомер үтсә дә, мәктәп еллары хатирәләрен яңартучы истәлек булып хезмәт итә.

УКЫТУЧЫМ!

Сентябрьнең бере!
Тәүге тапкыр,
Китап-дәфтәрләрне тутырып,
Мәктәп бусагасын атлап кердем —
Белем дөньясына омтылып.

Каршы алдың, газиз әнкәм кебек,
Укытучы апам, елмаеп!
Сизеп алдың бугай, минем каушап,
Куркып калганымны, моңаеп...

Шул көннән соң иң гүзәл кешегә
Әйләндегез барыбыз өчен дә.
Хәрефләр танырга өйрәттегез,
Таныттыгыз җиһан серен дә!

Дулкынланып хәзер искә алам,
Сез — нинди бөек һөнәр иясе!
"Укытучым!"— диеп, горурланып,
Килә Сезгә башым иясем!

Сез яшәргә өйрәттегез безне,
Һичберкайчан югалып калмаска.
Нигә әле "УКЫТУЧЫМ!" — диеп,
Баш хәрефләр белән язмаска!

Сентябрьнең бере!
Тәүге кыңгырау чыңлый,
Дәшеп мине тәүге дәрескә.
Истән чыкмый УКЫТУЧЫ АПАМ!
Сагындыра , хәтта,тәнәфес тә!

(Факия Шәрәф)

Зиннәтова Г., 11 “А” сыйныфы укучысы