Сентябрь 2021 ел

Укытучы, мәктәп –

Бу ике сүз

Күңелемдә яши янәшә.

Мәктәбем,- дип

Әйткән чакта телем,

Йөрәк “Укытучым”, - диеп эндәшә.

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен

Ничек кенә табыйм сүзләрен.

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.

Алыгыз Сез бүген бүләк итеп,

Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

Каршылагыз тагын бик күп еллар

Бүгенгедәй белем бәйрәмен.

Без беренче мәктәп көне турында сөйләсәк, шунда ук Белем көненә багышланган бәйрәм линейкасын күз алдына китерәбез. Ак бантлы кызлар һәм матур малайлар укытучыларның, әти-әниләрнең карашын сөендерә. Линейкага укучылар һәм педагоглар гына түгел, кунаклар да килә. Барысы да бәйрәм атмосферасына чумарга һәм дулкынлануларын яшерергә телиләр. Җәйге каникуллар вакытында ял иткән укучылар мәктәпкә ашыга. Алар сыйныфташларын һәм укытучыларын  сагынырга да өлгерделәр. Беренче сыйныф укучылары дулкынлана һәм әти-әниләренең кулын нык тота. Алар өчен тормышта бөтенләй яңа һәм таныш булмаган этап башлана. Булачак чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәпкә җиңел моңсулык белән килә: алар үзләренең ваемсыз балачакларының бер генә елы калуын аңлый. Укытучылар һәм кунакларның котлауларын һәм теләкләрен тыңлаганнан соң, балалар беренче дәрескә бара. Укытучылар һәрвакыт бу дәресне укучыларда кәеф һәм яңа белем алу теләге барлыкка килсен өчен үзенчәлекле итеп  әзерләргә тырыша.

Беренче уку көненең бәйрәм чараларыннан башлануы бик әйбәт. Укучылар һәм ата-аналар уку башлануны үзенчәлекле һәм шатлыклы итеп кабул итәләр. Ә эш рәхәтлектән башланганда, алга таба да барысы да әйбәт булачак.


Табигатьтә алтын көз

Көз гаҗәеп матур, үзенчәлекле фасыл. Көз-минем яраткан фасылым.

Көзен урманга бер барып кайтуың ни тора. Агачларның матурлыгы, төсләргә бай булуы  күз явын алырлык. Нинди төстәгеләре генә юк: кызыл, сары, яшел. Әйтерсең лә, рәссам үз рәсеменә ялгыш кына буяу тамызган.

Көз – уңыш җыю чоры. Бакчалар тиздән буш калыр, бар кеше дә кышка тырышып әзерләнә. Җәнлекләрнең дә хәзер кышка әзерлек чоры. Алар да эштә. Бу якларда калучы кошлар җылы итеп оя коралар. Тиздән аларның иң авыр чорлары – кыш җитә. Азык табуы авырлаша. Кайбер кошлар көч җыялар, аларның туган якларыннан әллә нинди чит, ерак җирләргә китәселәре бар.

Көз үзенең елак булуына карамастан, үзенчәлекле, юмарт чак.

Көз бүләкләргә бай. Күп кенә җиләк – җимеш көзен җитешә. Гөмбә җыю башлана. Гөмбәләр дә, әкияттәге төсле, юл күк тезелгәннәр. Әйтерсең, гөмбәчеләргә юл күрсәтәләр. Үзенә бер төрле кызык.

Мин көзге урманның сихри төсләрен бик яратам. Ел саен көзге урманга барырга тырышам.

Ильина Виктория , 10 а сыйныфы укучысы