Май 2021 ел

Бөек Җиңү

Сугыш дигән олы хәсрәт

Илебезгә кайгы китергән.

Күпме балаларны ятим итеп,

Өмет-хыялларын үтергән.

Япь-яшь  көе чыгып киткән

Илне сакларга дип әтиләр.

Башка очрашмасын белгән кебек

Елап калган газиз нәниләр.

Ялгыз аналарның күз яшьләре

Чишмә булып җиргә түгелгән.

Күпме солдатларның гәүдәләре

Чит җирләрдә ялгыз күмелгән.

Хатын-кызлар көне-төне эшләп,

Икмәк җибәргәннәр сугышка.

Җиңү көнен якынайту өчен,

Яшәгәннәр соңгы сулышка.

Үзләре ач булса да, аналар

Балаларын саклап үстергән.

Кара хәбәрләрне алган көнне

Җиргә ятып, елап үксегән.

Менә шундый авыр елларда

Яшәгәннәр безнең әбиләр.

Бирешмичә авырлыкларга,

Безгә тыныч тормыш биргәннәр.

Ямьле язлар килгән саен

Җиңү көнен бәйрәм итәбез.

Ветеран бабайларга

Башны иеп рәхмәт әйтәбез.

      

Онытылмас көн — 9 май халкыбызның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге сәхифәләренә мәңгелеккә язылган. Без, сугыштан соңгы буын вәкилләре, бу Җир йөзендә яшәвебез, хөрлегебез, Туган илебезнең бәйсезлеге өчен кыю сугышчыларыбызга һәм фронтка дип корал койган, үзләрен аямыйча көн-төн эшләгән тыл хезмәтчәннәренә бурычлыбыз.

Быел илебез халкы 1945 елның Җиңү язын 76 нчы тапкыр каршылый. Ватаныбызны явыз дошманнан саклап калган батырларның истәлеге йөрәкләрдән мәңге җуелмаячак. Бетмәс-төкәнмәс газап-сыкранулар, авыр югалтулар һәм җимереклекләр белән тулы 1418 көн һәм төн... Әлеге афәт һәр өйгә, гаиләгә кагылган, һәр йөрәктә үзенең эзен калдырган. Бөек Ватан сугышында Җиңү — милли горурлык, хәрби дан һәм илебезнең көч-куәте билгесе.

Кадерле ветераннарыбызга озын гомер һәм иминлек, илебезгә  тынычлык, аяз күк һәм бәхет телибез!

 Әхәтова Айгизә, 8 нче сыйныф  укучысы