Апрель 2021 ел

Чәчәкләр китерегез Тукайга

Килер илең
Меңләп сукмаклардан,
Килер иртән, килер кичләрдә,
Сәламнәрен чәчкәләре аша,
Гөлләр аша тәкъдим итәргә.

Хәсән Туфан

Габдулла Тукай - татар халкының бөек шагыйре. Бу дөньяда Тукайны белмәгән, аның бер шигырен булса да укымаган татар кешесе юктыр.

Тукай әкиятләре белән без кечкенә чагыбыздан ук таныш. Йоклар алдыннан әти-әниләребез безгә "Су анасы", "Шүрәле" әкиятләрен сөйләгән һәм "Бишек җыры"н көйләгән. Балалар бакчасында да без Тукайның күп шигырьләрен өйрәндек, бәйрәмнәрдә "Туган тел", "Бала белән Күбәләк" җырларын җырлый идек.

Бүгенге көндә дә Г. Тукай иҗатын тирәнтен өйрәнәбез. Әдәбият дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда белемнәребезне ныгытабыз.

Безнең гимназиябез Г. Тукай исемен йөртә. Чөнки шагыйрьнең  биографиясе гимназиябез урнашкан Яңа бистә белән бәйле. Мөхәммәтвәли һәм Газизә апа гаиләсе Яңа бисәдә урнашкан була. Г. Тукайның якын дусты да безнең гимназиянең беренче укытучыларыннан берсе.

Гимназиябездә мәктәп музее да уңышлы эшләп килә. Әлеге музейда Г. Тукайның шәхси әйберләре дә бар. Һәр уку елында укучыларыбыз музейда экскурсиядә булалар.

Быел Г. Тукайның тууына 135 ел. Шул уңайдан гимназиябездә бик күп чаралар үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең әсәрләрен сәхнәләштерделәр, рәсемнәр ясадылар, шигырьләрен сөйләделәр, проект эшләре якладылар, бәйгеләрдә катнаштылар.

Ә 7 “Б” сыйныфы укучылары Г. Тукайның һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында булдылар. Бер төркем укучылар һәм укытучылар шагыйрь каберен зыярәт кылдылар.

Габдулла Тукай - халкыбызның горурлыгы, мәңге сүнмәс якты йолдызы. Гасырларны үтеп безгә килгән, һәйкәл булып басып безне күзәтә. Ул исән, исеме - телләребездә, җырлары, шигырьләре һәм әкиятләре - күңелләребездә.

Әдәбиятыбыз тарихында бай мирас калдырган Г. Тукайның татар балалар әдәбияты өлкәсендәге эшчәнлеге дә гаҗәеп дәрәҗәдә күпкырлы, әһәмиятле. Ул – әлеге тарихта зур хезмәтләр калдырган шәхес: талантлы балалар язучысы, тәрҗемәче, мөгаллим, мәктәп дәреслек - хрестоматия авторы, фольклорчы, тәнкыйтьче, сатира һәм юмор остасы, журналист.

Габдулла Тукай – балалар әдәбиятының гаять дәрәҗәдә ярлы булуын күреп, аңа "хәл дәрәҗәсендә" ярдәм итү, баету, хезмәтләре һәм әдәби әсәрләре аша дөрес тәрбия бирү омтылышы белән әлеге өлкәгә килгән шәхес. Балалар әдәбиятында ул, әлбәттә, иң элек шагыйрь буларак кадерле. Аның балалар өчен язган шигырьләре фикергә, образларга һәм хисләргә бай, кичерешләргә тирән. Шагыйрьнең зур күпчелек иҗаты халык поэзиясе белән сугарылган. Халык авыз иҗатыннан килгән акыл, зиһен, үткенлек, дөньяның лирик сизү-тою, психологик вакыйгаларның тирәнлеге – болар барысы да шагыйрь илһамының һәм уңышының башлангычы булып исәпләргә хаклы.

Мингалеева Эльвина

7 “Б” сыйныфы укучысы