Март 2021 ел
Менә көтелгән яз да килеп җитте! Җир-Ана ничә айлар буе ябынып яткан ап-ак йомшак тунын салырга әзерләнгән сыман. Ләкин әле кыш та бирешергә җыенмый – бураннар туздыра, ябалак карлар яудыра. Шулай да күбесенчә урамнарда инде җылы көннәр хөкем сөрә,юлларда гөрләвекләр ага, кошлар сайрый. Җыелып торган кечкенә сулыклар өстендә иртән боз элпәсе урнаша, ә мәктәпкә килүче балалар аларның өстеннән кыштыр-кыштыр ватып чыгалар. Балалар гына түгел, өлкәннәргә дә кызык әле бу хәл!.. Яз! Ниһаять, күңелгә генә түгел, ә бөтен җиһанга яз килде!
Яз күзләре
Карап умырзая дигән
Зәңгәр күзләре белән,
Елмайды яз, салды аваз
Назлы сүзләре белән.
Назлы аваз күкнең аяз
Балкыш ише иде.
Сәрвиназ атлы кызчыкның
Тавышы төсле иде.
Назлы аваз: “Мин бит синең
Якты,саф моңын!”- диде.
“Күзләремдә төсмерләнә
Синең шатлыгың!”- диде.
“Бу чәчәкләр бетмәс димә,
Таптама, өзмә!”- диде.
”Шатлыкларыңны ишәйтү
Чарасын эзлә”,- диде.
Әхсән Баянов