Февраль 2021 ел

Туган җирең Идел буе,
Һәр телнең бар Туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.

Наҗар Нәҗми

 

Туган тел – татар халкыбызның иң зур байлыгы. Борынгы бабаларыбыздан килгән зурдан-зур хәзинә ул бөек татар телебез. Ничә еллар буе үз асылын, сафлыгын, гүзәллеген югалтмаган газиз ана телебез. Күп гасырлар кичкән, никадәр сугыш-яулар кичергән татар халкыбыз, әмма үз бердәмлеген, телен югалтмаган.

2021 нче ел Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары буенча “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” буларак игълан ителде. “Телебез – рухи яктан берләштерүче зур көч,” –  диде Президентыбыз.

Татарстан – бай ил. Кырларында үсеп утырган арыш-бодайлары, җир астындагы нефть-газлары, ташкүмерләре белән генә түгел, ә халкы белән дә бай безнең бөек Ватаныбыз. Татарстан Республикасы территориясендә якынча 115 милләт вәкиле тормыш итә. Һәр халык бер-берсе белән дус-тату мөнәсәбәттә яши. Бәйрәмнәрне бергә, бербөтен булып каршылыйлар. Халыклар бердәм булганда гына илебезнең киләчәге булачак.

Һәрберебез төрле милләт кешесе, һәммәбезнең дә үз газиз теле булуына карамастан, без бер төбәк – Татарстан Республикасы халкы булуыбызны онытмасак иде. Еллар дәверендә туганлыгыбызны, бердәмлегебезне югалтмасак иде.

Хөрмәтле укучыларыбыз, сез – безнең киләчәгебез! Бары тик сез генә газиз туган җиребезне үстерә, саклый алачаксыз. Телен югалтмаган халык ата-бабаларын да онытмас. Бергә булыйк, бердәм булыйк!