Гыйнвар 2021 ел

2021 ел башы - яңа максатлар кую өчен иң яхшы вакыт. Яңа уку елында яңа үрләр яуларга, вакытны тагын да кызыклырак итеп үткәрергә, үзебез һәм якыннарыбыз өчен файдалы яңалыклар ачарга кирәктер. Ә без моңа әзерме? Әлбәттә!

2021 елның беренче ае тәмамланып бара. Алда безне тагын  кызыклы, файдалы, өмет һәм хыяллар белән тулы 11 ай көтә. Димәк, алда әле күп эшләр эшлисе бар. Син әле бу елга максатларыңны куеп өлгердеңме? Ә киләсе айга син нәрсә эшләргә планлаштырасың?

Узган елны без үзебезне уңай яктан күрсәттек, үзебез һәм башкалар белмәгән якларыбызны ачтык, күп кешеләргә, Җиребезгә ярдәм иттек. Быел - үткән елга караганда күбрәк көләргә, шатланырга, тырышырга һәм яуланмаган, буйсындырып булмас кебек тоелган үрләрне яулау вакыты. Син үз көчеңә ышанган, эшләреңне тырышып башкарган очракта барысы да син уйлаганнан да әйбәтрәк килеп чыгачак. Менә күрерсең!

 Габдулла Тукай:  «Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә — эш, Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш», - дип язган.

Илһам, көч, дәрт һәм белемне җигеп, алга атлыйк!