Ноябрь 2020 ел

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм ата-аналар! Сезне икенче чирек башлану белән котлыйбыз! Балаларның каникуллары бушка узмаган дип өметләнәбез: барысы да ял иттеләр, көч тупладылар, яңа кечкенә һәм зур җиңүләргә әзерләр.

Бу чирек –  иң кыскасы. Икенче чиреккә бездә сыйныф һәм мәктәп чаралары да күп планлаштырылган. Һәркемнең үз-үзләрен күрсәтү мөмкинлеге бар! Барлык балаларга да яңа көч белән укырга тотынуларын телибез! Һәм икенче чирекне яхшы нәтиҗәләр белән тәмамларга! Барыгызга да күтәренке кәеф, күңел күтәренкелеге, оптимизм, иҗади һәм уку уңышлары, кызыклы эшләр һәм сәламәтлек телибез.

3 “В” сыйныфы укучылары