Октябрь 2020 ел

ИҢ ГҮЗӘЛ КЕШЕ ИКӘНСЕЗ

Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез —
Сез иң күркәм кеше икәнсез.

Балаларның теле — кыңгырау,
Гел чыңгылдый, ява мең сорау.
Барысына да җавап биргәнсез —
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Укып чыгып, дөнья тануны,
Бәхетебезне эзләп табуны
Зур ышаныч белән көткәнсез —
Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында,
Яклагансыз тиеш урында.
Безнең өчен сез тир түккәнсез —
Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

Фәнис Яруллин

 

5 октябрьдә Россиядә Укытучылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне укучылар укытучыларын котлыйлар, аларга бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре бүләк итәләр, бәйрәм концертлары оештыралар.

Укытучы белем йөртүче генә түгел, ә рухи һәм әхлакый башлангычны йөртүче ролен дә уйный. Ул мөһим миссия башкара – үсеп килүче буынны тәрбияли. Укытучы булу җиңелләрдән түгел, чөнки аңа күпме бала өчен үрнәк булырга кирәк! Нәкъ тә бу бәйрәмдә һәрберебез үз мөгаллимнәренә сабырлыклары һәм зирәклекләре өчен рәхмәт әйтергә тиеш. Бөтенләй үк тыныч һәм игътибарлы булмаган балалар тулы бер сыйныфны тынычландырыр, һәр укучы өчен дәресне кызыклы һәм аңлаешлы итәр өчен күп көч, сабырлык һәм мәхәббәт кирәк...

Ә шул  вакытны укытучылар көнендә барлык мәктәпләрдә дә бәйрәм рухы хөкем сөрә... Бу көнне укытучыларга карата бик күп җылы һәм ихлас сүзләр яңгырый, алар әлеге сүзләрне, әлбәттә, һәр көнне ишетергә лаек.

Кадерле укытучыларыбыз! Бүгенге бәйрәмегездә сезгә нинди теләкләр, сүзләр генә теләсәк тә, аз шикелле тоелыр. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән без чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, иҗат һәм һөнәри уңышлар телибез!

10 “А” сыйныфы укучылары