Сентябрь 2020 ел

БЕЛЕМ МАРШЫ

Шатланып ачып керәмен

Мәктәп ишеген, -

Белемнең зур көч икәнен

Белгән кеше мин.

Яңгыра, көмеш кыңгырау,

Безне каршыла, -

Кушыл өйдә һәм куәт бир

Белем маршына!

Шатланып ачып керәмен

Мәктәп ишеген.

Бар көчемне биреп уку -

Минем төп эшем.

              Ренат Харис

 

 

 

1 сентябрь - балачак һәм яшьлекнең дулкынландыргыч бәйрәме, дуслар, укытучылар, яңа белемнәр белән очрашулар. Ул үз балаларына тәрбия һәм белем бирү турында кайгырткан ата-аналар өчен дә истәлекле, һәм, әлбәттә, педагоглар - үзенчәлекле һөнәр ияләре өчен старт көне дә.

Белем көне - ул чәчәкләр һәм ак тасмалар бәйрәме. Бу көнне һәр укучы, чәчәк бәйләме тотып, уку йортына ашыга. Күпләр бу бәйрәмне "Беренче кыңгырау" бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки нәкъ менә бу көнне мәктәп балалар бакчасыннан килгән "яңа" укучыларын каршы ала. Ап-ак тасма бәйләгән, кулларына кечкенә портфель тоткан укучылар беренче тапкыр белем йорты бусагасын атлап керә, беренче укытучылары белән очраша, беренче кыңгырау тавышын ишетә.

1нче сентябрь рәсми рәвештә "Белем көне" дип беренче тапкыр 1984нче елда игълан ителә. Бу көнне һәр укучы бәйрәм итә. Шулай да "Белем бәйрәме"н беренче сыйныфка баручылар аерым бер дулкынлану белән көтеп алалар. Бу көндә беренче сыйныф укучылары аеруча котлауларга лаек - алар өчен мәктәп беренче тапкыр ишекләрен ача. Ә унберенче сыйныфлар өчен бу туган мәктәптә соңгы уку елы.

11 “А” сыйныфы укучылары