Апрель 2020 ел
Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә
Быел Г. Тукайның тууына 134 ел. Ул 27 ел гомере эчендә бик зур мирас, рухи байлык калдырып киткән бөек шагыйрь.
Без сабый чактан аның бишек җырларын тыңлап, шигырьләрен ятлап, әкиятләрен укып үсәбез. Аның шигырьләрен ятлап төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйбыз. Шагыйрьнең тормыш юлы авырлыклар күргән кешеләргә үрнәк, киләчәккә стимул.
Һәр буынга Г. Тукай үзенчә якын. Һәркем аның иҗатын үзенчә ярата. Кемнәргәдер балалар өчен язылган әсәрләре, ә кемнәргәдер җитди, зурлар өчен булган әсәрләре күңелләренә хуш килә. Укучылар башка язучыларның биографияләрен белеп бетермәсәләр дә, Г. Тукайның тормыш юлын ваклыклары белән сөйләп бирә алалар.
Безнең гимназиябез дә Г. Тукай исемен йөртә. Шуңа күрә без аны туган көнендә генә түгел, ә ел буе искә алабыз. Аның әсәрләрен сәхнәләштерәбез, шигырь конкуслары оештырабыз, дәресләрдә проектлар эшлибез, рәсемнәр ясыйбыз, газеталар чыгарабыз.
Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.
Тукай – безнең юлдашыбыз. Аның Шүрәлесе, Су анасы, Кәҗә белән Сарыгы һәм башка геройлары сабый чактан бүгенге көнгә кадәр безне озатып килә. “Туган тел”е ана телебезгә хөрмәтебезне үстерсә, “Туган авыл”ы газиз туган җиребезгә мәхәббәтебезне көчәйтә.
Әлеге мәкаләне шигырь юллары белән тәмамлыйсы килә:
Халык моңы синең җырың булды,
Халык күңеле – синең күңелең.
Ил гомере, халык гомере кебек,
Озын булыр, шагыйрь, гомерең!