Март 2020 ел

 

Кышның салкыннарыннан соң без язны сагынып көтеп алабыз. Яз –  табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты. Язның беренче көненең кыштан әллә ни аермасы юк. Салкын. Бураннар да уйный. Без боларны язның кыш белән тартышуы дип уйлыйбыз. Ләкин кояш барыбер үзенекен итә – җылыта. Яз кояшы елмаеп карау белән, бөтен табигать кышкы йокысыннан уяна башлый. Кояш балкый, ул өй түбәләрендәге карларны эретә. Карлар эри башлагач, озак көттермичә җылы яклардан кошлар да кайта башлар. Язгы җил агачтагы яшь бөреләрне уятыр.Тиздән алар хуш исле яшел яфраклар ярырлар. Кояш эссе нурларын көннән-көн күбрәк сибәр. Җирдән җырлый- җырлый гөрләвекләр челтерәп агар, бозлар кузгалыр. Кырларда беренче умырзая баш калкытыр. Әйе, язның әле дымлы җирне яшел үләннәр һәм аллы-гөлле чәчәкләр белән бизисе бар. Ә хәзергә әле яз башы гына. Туган җиребезгә яз килде, тирә-юньдә яз исе аңкый. Яз – матур, шатлыкларга бай, күңелле вакыт ул. Түрдән уз, яз!

6 “А” сыйныфы укучылары


Яз җитә

Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла,

Елгалардан бозлар ага

Диңгез ягына.

 

Яз,яз,яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар,

Тып,тып,тып итә

Эре-эре тамчылар.

 

Агачка кунып  чыпчыклар

Чыелдашалар,

Яшькелт-кара сыерчыклар

Әй, җырлашалар.

 

Тиздән шаулап яфрак ярыр

Озын ак каен,

Ал чәчәкләр алып килер

Безгә май ае.

Фатих Кәрим