Гыйнвар 2020 ел

 

2020 ел –  Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы елы

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов инде сентябрьдә үк 2020 елны Татарстанда ТАССРның 100 еллыгы елы дип игълан иткән иде. Яңа 2020 елда ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Әзерлек планында барлыгы 75 чара, алар дүрт бүлеккә тора: төзекләндерү, тантаналар, мәгълүмати яктырту һәм басма продукция әзерләү. Чаралар  кысаларында фестивальләр, төбәк үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне һәм предприятиеләрне хөрмәтләү планлаштырылган. ТАССР яшьтәшләренә аерым игътибар биреләчәк. Телеканаллар һәм радиостанцияләр эфирына ТАССРның 100 еллыгы турында сөйләүче документаль фильмнар һәм радиотапшырулар чыгачак. Бәйрәмгә әзерлек барышында документаль видеохроника, архивларның фотоматериаллары һәм аудиофайллары файдаланылачак.