Декабрь 2019 ел

Әкрен генә йомшак карлар ява,

Күңелләргә шатлык, моң салып.

Яңа елда бәхет, шатлык килсен,

Кышкы бураннарга уралып!

Күңелләрдә шатлык ташып торсын,

Сагышларга урын калмасын!

Алда туар көннәр якты булсын!

Ходай кайгылардан сакласын!

Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын.

Нечкә күңел кылларын тибрәтә

Яңа елның сихри ал таңы.

Йомшак карга төренгән бар җиһан, —

Аклык, сафлык сарган дөньяны.

 

Һәрбер өйдә мәгърур чыршы балкый.

Янар шәмнәр белән бизәлгән.

Һәр кешедә бүген зур куаныч,

Нур түгелә якты йөзләрдән.

 

Яшел чыршы, аллы-гөлле утлар —

Яңа елның гүзәл бизәге.

Уртаклашып бүгенге шатлыкны.

Тели безгә изге теләген.

 

Яңа елда яңа зур уңышлар.

Күп бәхетләр юлдаш булсыннар.

Челтерәп аккан көмеш чишмәләр дә

Кайгы-хәсрәтләрне юсыннар.

 

Аяз күкләр һәрчак тыныч булсын,

Шат көлүгә дөнья күмелсен.

Йөзләрегез һәрчак балкып торсын.

Яңа елның алсу таңы сезгә

Иксез-чиксез бәхет китерсен!