Ноябрь 2019 ел

Кешелек дөньясы бик борынгыдан әнкәйләргә дан җырлаган. Баласы хакына теләсә ниди корбанга барырга әзер Ананы беркем белән дә алыштырып булмый. Табигать хатын-кызга Әни булу - кешелекне дәвам иттерү, яшь буын тәрбияләү кебек олы вазыйфа йөкләгән. Мең елдан артык тарихы булган татар әдәбияты искиткеч гүзәл әсәрләргә бай. Алар арасында нинди генә темага язылганнары юк! Шулай да, иң күп шигырьләр әниләргә багышланган, иң күп җырлар әниләр турында. Кулына каләм алган һәркем әниләр турында язмый кала алмый.

Әни кирәк

Көннәр якты булсын өчен,

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк.

 

Җил-яңгырдан саклар өчен,

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк.

 

Ашлар тәмле булсын өчен,

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк.

 

Гөлләр чәчәк атсын өчен,

Бәхет-шатлык артсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк.

Иң кадерле кеше җирдә

Әни, димәк.

Роберт Миңнуллин

Кадерле әниләр, әбиләр! Матур бәйрәм - Әниләр көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Без барлык әниләргә кайгыртучанлыклары, кызгану һәм гафу итә белүләре, зирәклек һәм чиксез мәхәббәтләре өчен рәхмәт әйтәбез. Сәламәтлек, бәхет һәм иминлек сезгә! Барлык әниләрнең дә елмаю һәм шатлык өчен мөмкин кадәр күбрәк сәбәпләре булсын иде!