Октябрь 2019 ел

 

Менә инде көз айлары белән бергә беренче чирек тә тәмамланып килә.  Ә бу чыгарылышта без сезгә октябрь яңалыклары турында сөйләргә телибез.

Октябрьның 5нче көнендә Укытучылар көне уздырыла. Укытучы ул – укуда гына түгел, ә тормыш юлында да безнең остазыбыз. Укытучы һөнәрен гомерләренең зур өлешен балаларга багышларга әзер булган кешеләр генә сайлый. Вакытлар узу белән бала өчен укытучы якын кешесенә әверенә. Аның ярдәме белән без белем һәм олы тормышка күрсәтмәләр алабыз.

Барысы өчен дә рәхмәт белдереп һәм бәйрәмнәре белән котлап, безнең мәктәп укучылары укытучыларга багышланган концерт оештырды. Ул җыр-биюгә һәм матур теләкләргә бай булды.

Укытучыларыбыз! Безнең сезгә тагын бер кат рәхмәт сүзләре әйтәсебез килә. Сезгә эшегездә уңышлар гына теләп калабыз. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә язсын! Үткән бәйрәмнәрегез белән Сезне!