Ноябрь 2013 ел
Әнием - күз нурым
Ноябрь - көзнең соңгы ае. Тирә-якта соры төсләр хакимлек итсә дә, безнең күңелләрдә яктылык. Чөнки ноябрьдә бик матур бер бәйрәм бар. Ул - Әниләр көне.
Кадерле әниләребез!
Сезне Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез! Сез - безнең яклаучыбыз, саклаучыбыз, барыр юлыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз. Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын сезгә! Без бит беләбез: әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!
Мәктәптән арып кайтканда, Кем ул, каршыма килеп, Кочагына ала сөеп: -Кайттыңмы, балам?- диеп. Кем булсын соң, кемнән шулай Ямьләнә дөнья тагы? Күңелемнең сүнмәс нуры Әнием генә бары. |
Әни, әнием... Нинди матур, назлы, ягымлы сүзләр. Балалар әниләренә яратып кына эндәшәләр бит бу сүз белән. Әни баласы өчен җанын, гомерен, сәламәтлеген дә кызганмый. Тик баласы гына сау-сәламәт, бәхетле булсын. Ул күкрәк сөтен имезеп үстерә, авырганда,төннәрен, балалары өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмый. Менә ул тәмле ризыкларын пешереп, татлы чәйләрен ясап балаларын өстәл янына дәшә. Күзендә- сөенеч чаткылары. Ничек сөенмәсен ди ул! Аның нарасыйлары тезелешеп утырганнар да әниләре пешергән ризыкларны тәмле итеп ашыйлар бит. Бу мизгелләрне күрү түгел, ә кичерергә кирәк. Менә шул чагында гына аңлыйсыңдыр әни сүзенең бөеклеген, бәхетен. Әле “аяк астыңда” : “Әннә, әни, әнием”- дип буталып йөрүләре дә бик күңелле бит. Эштән арыган мизгелләрдә бу күренеш ана йөрәгенә ниндидер тылсымлы көч бирә сыман. Аның арыганлыгы да әллә кая югала. Балалары хакына яшисе, эшлисе килә аның.
Минем әнием дә нәкъ менә шундый инде. Ул тәмледән-тәмле ризыклар пешерә. Җылы оекбашлар бәйли. Тәрәзә төбен тутырып матур гөлләр үстерә. Безнең өебез-гөлбакча. Әйе, чынлап әйтәм, нәкъ гөлбакча. Менә шуңа күрә мин әниемне бик, бик каты яратам. Хәлемнән килгәнчә аңа булышырга тырышам. Әнием сөенеп елмайганда, миңа бик рәхәт була.
Дөньяда иң яхшы әни
Беләсәзме, кемнеке?
Белмәсәгез, үзем әйтәм,
Ул әни бит- минеке.
Тухбатуллин Булат, 8а сыйныфы укучысы
Минем әнием
"Әни" – диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга,
Таптамагыз, һич ярамый,
"Әни" сүзен таптарга
Әни... Нинди олы сүз бу!
Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки, "әни" дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә!
Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа үз әнием – кадерлеләрдән дә иң кадерлесе . Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары безгә шатлык китерә. "Әнием" дип эндәшү генә дә аз әле әниләргә. Күбрәк булышырга, йорт эшләрендә кул арасына керергә кирәк. Аздан да күңеллеләре булып куя бит аларның.
Әни безне ( абыем белән мине) бик ярата, тигез күрә. Ул безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "улым" диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең, һәрвакыт хезмәт итәсен.
"Балачак-шук чак", - диләр. Безнең дә төрле чакларыбыз булгалыйдыр, әнием. Зинһар өчен, безне кичерә күр . Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең, тормыш иткәндә, юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп, озак яшәсәң иде, әнием!
Ташлама әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле була алмам
Суфияров Ранэл, 6А сыйныфы укучысы