Сентябрь 2019 ел

1 сентябрь – Белем бәйрәме!

Бу көн – тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаучылар өчен дә, кабаттан парта артына әйләнеп кайтучылар, укытучылар, әти-әниләр  өчен дә зур бәйрәм.

Халкыбызны күркәм иткән көн бу,

Урамнарга шатлык тулган көн.

Нәниләрнең керсез күңеленә

Бетмәс хатирәләр уйган көн.

Нәни дустым, бәйрәм белән

Сине кояш та котлый

Ал нурларын сибә-сибә

Ул янәшәңнән атлый.

Мәктәп дигән серле дөнья

Белем өстәргә дәшә,

Укытучы апаң – терәк,

Булыр һәрчак янәшә.

Чәчләреңә кунган ак күбәләк,

Шатлык очкыннары йөзеңдә.

Ак алъяпкыч, ак чәчәкләр белән

Күбәләккә охшаш үзең дә.

Ашкына да, талпына да бүген

Леп-леп типкән нәни йөрәгең.

Озатасың, изгеләрдән изге

Сабыйлыкның соңгы көннәрен.

Җуелмаслык хатирәләр калыр

Мәктәптәге тәүге көнеңнән.

Иң башыңа күрә йөгең дә бар –

Син җаваплы кеше бүгеннән.

Ак алъяпкыч, ап-ак күлмәк киеп

Кабат ачтык мәктәп ишеген.

Олы юлга алып чыккан йортым

Син бит безнең белем бишеге.

Мәктәп еллары һәрберебезнең хәтерендә гомерлеккә уелып кала. Уку – җиңел эш түгел, юкка гына аны энә белән кое казу, димәгәннәр. Бу уку елында балалар яңа белемнәр тупласын, кызыксынып укысын, укучыларның да, укытучыларның да иҗади уңышлары күп булсын. Яңа уку елы белән!